Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәбисә елы тәмам: Балтачның Танышулар үзәге сезон ача

Татарстанның Балтач районында "Ак калфак" оешмасы тарафыннан өч ел элек оештырылган Танышулар үзәге яз җитүгә буйдакларны танышу кичәсенә җыярга әзерләнә. Танышулар үзәге шушы үткән вакыт эчендә 16 парны кавыштырган.

"Картлар йортлары артмасын дисәк"
"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, ялгызлык мәсьәләсенең никадәр кискен булуын Татарстан районнарында әле аңлап бетермиләр кебек. "Һәр җирлек буенча статистиканы тикшереп карагач, район башлыклары үзләре хәйран калды. Һәр районда гаилә кормыйча ялгыз яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар саны меңнән арта! Бу бик зур сан. Гаилә кыйммәтләрен саклау өчен бу проблема белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Бүген Татарстанда 42 картлар йорты бар, киләчәктә һәр районда 42 шундый йорт кирәк булырга мөмкин", - дип кисәтә Кадрия Идрисова.
Статистика белән танышкач, Балтачта кебек Татарстанның берничә районында җирле "Ак калфак" оешмалары Танышу үзәкләре, Танышу клублары ачып җибәргән.
Балтач районында "Ак калфак" оешмасының 14 авылда бүлекчәсе эшли. "2014 елда ачкан Танышулар үзәгендә хәзерге көндә 312 анкета исәпләнә. Үзебез сайлап, егетләргә, гадәттә, өч кызның телефон номерын бирәбез... Олы яшьтәгеләр дә мөрәҗәгать итә, аларны райондагы "Наз" тернәкләндерү үзәгенә юллама юнәтеп җибәргәнебез булды. Үткән ел 6 пар гаилә корды. Туйларга, никахларга чакыралар. Шушы вакыт эчендә, гомумән, санаганда 16 парны өйләндердек. Ләкин берсе аерылышкан икән, бик борчылдык, шулай да очрашалар икән дип ишеттек, бәлки әле яңадан кушылырлар. Үзебез таныштыргач, җаваплылык тоябыз", - дип сөйли Балтачның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова.
Буйдаклар арту мәсьәләсен хәл итүдә "Ак калфак" ханымнарына Балтачның хатын-кызлар оешмасы, ЗАГС идарәсе, район хакимияте ярдәмгә килгән. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов әгәр бу проект уңышлы чыкса, беренче корылган гаиләгә кыйммәтле бүләк тапшырам дип вәгъдә иткән булган. "Сүземдә тордым, Норма белән Пүскән авылларыннан кавышкан парга бүләк бирдем", - дип хисап тота Илһам Гайнетдинов.
Хатын-кызлар ояла
Вазгыятьне игътибарсыз калдыру мөмкин түгел: Балтачта ялгызлар саны статистикасы елдан-ел арта. Әле узган елларда 850-900 ялгыз кеше исәпләнсә, быелгы мәгълүматлар буенча меңгә җиткән. Болар әле гаилә корып, дөньяга бала китерү яшендәгеләр - 28-45 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар.
"Анкеталарын күпчелек ир-атлар алып килә, ә хатын-кызлар ояла, менә аларны үгетлисе, аңлатасы бар. Шуңа күрә дә без танышу кичәләре оештыру гадәтен башлап җибәргән идек. Беренче елны китапханәдә үткәрдек, узган ел клубта җыелдык. Бәйрәмчә, сөйләшеп, аралашып, кичәдә катнашкан ир-атларны, хатын-кызларны төрле ярышларда катнаштырып бик күңелле уздырдык. 60 ел бергә гомер кичергән пар кунакка килде, гаилә корып, бер-береңә терәк булып яшәүнең никадәр мөһим икәнен сөйләде", - ди Зөлфирә Камалова
"Ак калфак" ханымнары өйләндергән 15-16 пар - болар барысы да район кешеләре. Балтачлыларның Танышулар үзәге белән башка районнардагы "Ак калфак" оешмалары да элемтәгә чыккан. Азнакай, Саба, Арча, Казаннан анкеталар җибәргәннәр. "Казанда югары уку йортларында белем алып, шунда яшәп калган хатын-кызлар яхшы кияү булса, авылга кайтырга риза булуларын әйтә. Димәк, кешеләр ялгызлыктан арынырга тели, яучылыкка да ихтыяҗ бар бүген", - дигән нәтиҗәгә килгән Зөлфирә ханым. Анкеталарны ул район китапханәсенә юлларга була, ди.
Кәбисә елы тәмам
Балтач ЗАГС идарәсе хезмәткәре Люция Нигъмәтҗанова фикеренчә, 2017 елда буйдаклар саны берникадәр кимергә тиеш. "Кәбисә елы тәмам, быел без дә үз җирлегебездә өйләнешүчеләр күбрәк булыр дип көтәбез", - ди ул. Мәсәлән, узган ел районда 188 пар никахларын теркәгән, бу - 2015 ел белән чагыштырганда 63кә кимрәк. Һәм моны ЗАГС хезмәткәрләре кәбисә елы белән аңлата. Шулай ук икътисади кризиска сылтаучылар һәм "гражданский брак"ка өстенлек бирүчеләр дә юк түгел.

Лилия ГАДЕЛШИНА,
автор фотолары.
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250