Кече авылдан – зур ватанга: «Без гомер буе бергә» (+фото)
Түбән Шубан авылында яшәүчеләр шулай ди. Сүз Югары Шубан турында һәм ара якынлыгы турында гына да түгел
–Гомер буе бергә укыдык, эшләдек, бергә яшәдек. Без бер авыл кебек. Шунда башка чыккан туганнарыбыз бар. Ике авыл арасындагы аерманы уйлаган да юк, кем Түбән Шубаннан, кем Югары Шубаннан дип тормыйбыз...
Авыл кибетенә яңа пешкән икмәк килгәнне көткән арада авыл апалары белән аралашканда алардан шундый сүзне ишетүе бик рәхәт булды. Берсеннән-берсе ихлас иде алар, сорауларыма да бик теләп җавап бирделәр. 38 елга якын шушы хуҗалыкта сыерлар сауган Гөлфирә Мусина, 35 ел балалар бакчасында эшләгән Гөлсем Хәлиуллина (Лаеш районының данлыклы Саралан авылы кызы, «Туган авылыма караганда Шубанда озаграк яшәдем инде», – дип шаярта), 34 ел фермада сыерлар савучы (бүген дә эшли) Альфира Сабирҗанова, мәдәният хезмәткәре, күптәнге танышым Инзилә Шәрипова...
Бер-берсе белән таныштырган апалар: «Гөлсемнең ире Фәрит слесарь булып, гомере буе бер көн калмый эшләде», «Альфираның ире Газинур алдынгы тракторчы дип тә языгыз», – дип тә өстәде. Мондый аралашучан кешеләр журналист бәхетенә инде. Рәхмәт үзләренә, авыл белән дә таныштырдылар, ялындырмый гына фотога да төштеләр.
Түбән Шубанда күп еллар элек инде газ, су кергән, асфальт юл... – яшәр өчен шартлар тудырылган. Калганын тырыш авыл халкы үзе булдыра инде: күбесе хуҗалыкта эшли, күп итеп мал-туар асрый. Йортлар, каралты-куралар монда тырыш халык яшәгәнне күрсәтеп тора. Авылда мәчет бар, аны данлыклы якташлары, нинди авыр елларда да Кукмара мех әйберләр фабрикасын саклап калган, алай гына да түгел, ил күләмендә таныткан Мәгъфүрә Гайнетдинова салдырткан, бүгенгәчә туганнары карап, тәртипләп тора (урманчы Бәдегытдин нәселе турында без алдагы газеталарыбызның берсендә язарбыз). Мәктәп, клуб, медпункт гомергә булмаган. Китапханәләре, бозау фермалары булган. Соңгылары бүген юк инде. Барысы да күршеләрендә – Югары Шубанда.
–Һәр авылның «йөзек кашы» булырдай гаиләләре, «үзәге» булырдай кешеләре була, – дим авыл апаларына.
–Бездә дә бар алар, – дип, бер минут та уйлап тормыйча, сүз берләшкәндәй, берничәсе берюлы Хәсәновлар диләр. Калганнары да килешә. Андыйлар тагын бар икән әле (алары белән дә таныштырырбыз). Бүген сүзебез Хәсәновлар турында. Миңа ике килендәш – Рәзинә һәм Нәфыйга белән күрешеп сөйләшергә туры килде. Икесе дә шушы авыл кызлары. Рәзинә төп йорт килене. Икенче бала булган Нурлыхакның тормыш иптәше.
–Нурлыхаклар алты бала. Олылары Гаделхакка – унсигез, төпчекләре Зөлхиягә яш ярым булганда әти-әниләре, бер-бер артлы авырып, үлеп китә. Башта аларны әтиләренең әнисе Маһиҗиһан – Маҗиян әбиләре тәрбияли. Аннан әниләренең апасының биеме Мәүлизә әби, шушы йортка күчеп килеп, балаларны үз канаты астына ала. Кечерәк балалар Зәкәрия белән Зөлхияне сорап та киләләр, әмма Мәүлизә әби аларны беркемгә дә бирми, бер-берсеннән аермый. Аларны үстерә, шушы йортта малайларны зурлап өйләндерә, кызларны кияүгә бирә. Без әле аның белән җиде ел бергә яшәдек. Бүген дә аның балалары, балаларының балалары белән бертуганнар кебек аралашып яшибез... – дип сөйләде Рәзинә.
Хәсәновларның алтысы да авылда кала. Өчесе – Түбән Шубанда, өчесе – Югарысында. Габделхаклары гомере буе комбайнчы булып эшләгән, заманында күп макталган, җәмәгате Халидә белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген лаеклы ялда. Нурлыхаклары да данлыклы комбайнчы, пенсиядә булса да, бүген дә кырда, штурвал артында. Башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән Рәзинәсе белән бергә матур гомер кичереп, ике бала үстергәннәр. Төп нигезне саклаучы да, ишле нәселне бергә туплап тотуы, һәркемне ачык йөз, тәмле сыйлар белән каршы алучы да алар.
Балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан Зөлфия һәм гомер буе тракторда эшләгән тормыш иптәше Ринат, хуҗалыкта озак еллар комбайнчы, тракторчы, эретеп ябыштыручы булып эшләп, лаеклы ялда булса да, бүген абыйсы Нурлыхакта ярдәмче булып эшләүче Гаделхан һәм утыз ел балалар бакчасында эшләгән Нәфыйгалар гаиләсендә дә өчәр бала үсеп, башлы-күзле булган. Тырыш Хәсәновларның дәвамчылары шактый, барысы да әти-әниләре кебек тырышлар, булганнар.
Хәсәновларның төпчекләре – Зәкәрия белән Зөлхияләре дә абый-апаларыннан калышмый. Шәхси «КамАЗ»ы белән хезмәт күрсәтүче Зәкәриягә авылда бик күпләр рәхмәтле. Тормыш иптәше Чулпан балалар бакчасы мөдире. Ике балалары да гаиләле инде. Зөлхияләре мәктәптә пешекче, җәмәгате Наил «Алга» хуҗалыгында прораб. Аларда да өч бала, берсе өйләнгән. Мәүлизә әбиләре, әнә шулай, алты ятимгә күңел җылысы гына биреп калмаган, эш яратырга да, туганлык хисләрен ныгытырга да өйрәткән. Үзенә догачы балалар, оныклар калдыра алган олы җанлы әбине авылдашлары да хөрмәт белән искә алды. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер...
(Дәвамы газетабызның алдагы саннарында)
Аз гына тарихтан
Түбән Шубан авылы егерменче гасыр башларында да Түбән Ядегәр исемен йөрткән. Авылның исеме, барлыкка килүе турында матур риваятьләр йөри. Аны хәтта Казанның соңгы ханы Ядегәр исеме белән дә бәйлиләр. Элегрәк чорларда өлкәннәр ханның каберен дә күрсәтә. Тик... Ядегәр ханның аянычлы язмышы тарихта тәфсилләп язылган. Шулай да авылның аңа нигез салучыларның берсенең исемен йөртүенә шикләнмәскә мөмкин. Халык телендәге риваятьләрнең тагын берсендә Ядегәрнең изге шәехләрдән булуы, җиде мәртәбә хаҗ кылуы, соңгы хаҗ сәфәре вакытында ерак җирләрдә үлеп калуы бәян ителә. Ничек һәм ни сәбәпле авылның исеме Ядегәрдән Шубанга әверелгән – бу сорауга әлегә тәгаен җавап юк. Тагын бер риваять: имеш, беренче булып килеп төпләнгән татарлар арасында бик булдыклы Сәүбән атлы бик булдыклы гаярь зат булнаган. Кешеләр әкренләп авылны шуның исеме белән атый башлаганнар. Сәүбәннән Субанга, аннан Шубанга әверелүе дә ихтимал, диләр. Сакланып калган зиратлар һәм каберлекләр бүгенге Шубан авылы җирлегендә мари кабиләләре яшәгәнен нигезле дәлилли. Авыл исеме дә татарларга кадәр яшәгән марилардан калган булырга мөмкин.
(Гарифҗан Мөхәммәтшин «Балтач энциклопедиясе»)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев