Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көектә табигатьне булдыра алганча каһәрлиләр (+фоторепортаж)

"Коега төкермә - суын эчәрсең" дигән тирән мәгънәле мәкаль бар халкыбызда. Ләкин без аның төп мәгънәсен аңлап бетермибез кебек әле. Чөнки кулыбыздагы чүпләрне теләсә кая атып китәбез, ә аннан соң табигать пычрак, ул берәүгә дә кирәкми дигән сүзләр ирештерәбез.

Тәртип урнаштырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста дигән әйтем үзенең актуальлеген беркайчан да югалтмый, әлбәттә. Кызганычка каршы, бүген дә булган «байлыгын» халык табигатькә «сыендырып», үзенеке булмаган җиргә тирес, төзелеш материаллары куеп, ничек булдыра ала тирә-юньне шулай ямьсез итеп файдалана. Әлеге кимчелекләрне бетерү өстендә эш алып барылса да, безгә әле һаман экологик культура җитми. Табигатьнең чисталыгы үзебезгә бәйле икәнен истә тотсак иде.
Районыбыз халкы арасында да төрлесе бар. Законнарга сыешмаган гамәлләр эшләп, әле шул адымнарын да: «Бакча башыңа әйбер дә куярга ярамагач, авылда яшәүнең ни кызыгы кала инде?», дип атаучы көеклеләр мине бөтенләй аптырашта калдырды. Ферма территориясе янын биредә ничек кирәк шулай кулланганнар. Бүрәнәләр, такталар, ташлар, иске машиналар, бочкалар, тирес... нәрсә генә юк биредә. Ә эколог штраф сала башлагач, якын көннәрдә алабыз бит инде, диләр. Ә соң әлеге материалларны бирегә куярга, ничә еллар «сакларга» кем рөхсәт иткән дә, без килгәнче җыештырырга кем комачаулаган?
Штрафлар саллы төште үзләренә, хәзер инде башкаларга бу эш үрнәк булып, чисталык сүзен төптән аңларга акыл булыр. Көекнең авыл эчен дә йөреп чыктык һәм шуннан соң биредә эчтән ялтырыйлар, тыштан калтырыйлар икән дигән фикер туды миндә. Авыл эчендә бөтенесе дә тәртип кебек, килгән-киткән кешегә биредә бары матурлык кына күзгә чалына, ә территориягә сыймаган «байлыклар»ның урыны - ул бакча башы. Тиздән яңадан киләчәкбез әле без бирегә, үзгәрешләр булганмы, юкмы бары вакыт һәм кешеләрнең мәнлелеге күрсәтер.
Курмала авылында хәлләр башкачарак. Биредә авыл эчендә капка төбе саен диярлек төзелеш материалы. Инде ничә еллардан бирле ярамый дип язуга, сөйләүгә карамастан, «белмәдек» дигән сәбәп белән таш та, ком да, башка әйберләр дә капка төбенә өелә. Беркетмә төзелә башлагач, аяк аслары кипшерсен инде диләр. Мондый кешеләргә киңәш шул - төзелеш алып барырга материаллар кирәк икән, авыл җирлегеннән справка алып куегыз. Андыйларга тигән дә, җәзалаган да кеше юк.
Гомумән, ике авылда йөреп, чисталык мәсьәләсен тикшергәч, эколог Мансур Ибраһимов: «Авыл җирлегенең авыл халкы белән эш алып бармавы күренеп тора», диде. Бу очракта сүз Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә карата әйтелде. Калган авылларда хәлләрнең ничегрәк булуын киләсе саннардан укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250