Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел күзең күрмәсә ... (+фоторепортаж)

Янәшәбездә еш кына күзе күреп тә, дөнья матурлыгын күрмәгән, колагы ишетеп тә якыннарының җан авазын ишетмәгәннәрне очратырга туры килә. Ә менә күрү сәләтеннән өлешчә яки бөтенләй мәхрүм булганнар, ишетмәүчеләр, сау-сәламәт кешегә караганда күпкә игътибарлы, тормыш өчен яраклаша торган була.

Аларга шуның кадәр көч каян килә? Районыбызда андыйлар күпме, аларны берләштерүче оешма бармы, бүгенгеләре, киләчәккә планнары нинди? Бу хакта бик аз кызыксынабыз шул. Әлеге сорауларга төгәл җавап табу өчен, ә иң мөһиме киләчәктә берләшеп, бердәм булып, бер-берләренә ярдәмләшеп яшәү идеясен максат итеп районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, юрист Ранил Гыйльванов түгәрәк өстәл үткәрде.
Бүгенге көндә районыбызда 100дән артык начар күрүче исәпләнә. Күпләре әле Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыятенең Арча бүлекчәсе эшләве, аның Арча, Балтач, Биектау, Әтнә районнарын берләштерүен белми дә.
- Кешенең уртак проблемасы булса, аны хәл итү дә күпкә җиңел. Мин бернәрсәгә дә яраксыз дип тик ятарга кирәкми. Мондый түбән бәя кешене бик бетерә. Безгә берләшергә кирәк, өйләрегездә куркып ятмагыз. Арабызда бит бик сәләтле кешеләр бар. Без сезнең һәммәгезнең дә бик актив булуын беләбез. Араларыгызда нинди генә талантлы кешеләр юк. Безнең максат-шуларны барлау, җанландырып җибәрү. Киләчәктә сәнгатькә гашыйк егет-кызлар белән концерт-спектакльләр оештыру, бергәләп сәяхәтләргә бару һәм хезмәт яшендәгеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсен дә тормышка ашырырга исәбебез, - дип мөрәҗәгать итте Ранил очрашуга килүче иптәшләренә.
Очрашуга махсус кайткан Арча күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зарипов та мондый чара үткәрүне бик хуплады.
- Очрашып сөйләшү, аралашу бик кирәк. Биредә сез үзегезгә күпме мәгълүмат алып китәсез. Нигездә сез район инвалидлар оешмасы вәкилләре, алар үткәргән чаралар да еш катнашасыздыр, ә биредә сез үз юнәлешегез буенча гына эш итәсез, бер-берегезне ярты сүздән аңлыйсыз, теләк-максатларыгыз да уртак,- диде Зөфәр Шамилович.
Очрашуда начак күрүче балаларның урта һәм өстәмә белем алуы хакында да сүз булды. Чөнки начар күрүчеләр арасында мәктәп яшендәге балалар да бар.
- Мин иң беренче чиратта балаларга, аларның әти-әниренә мөрәҗәгать итәсем килә. Бала урта белемне ала, ә менә өстәмә белемгә чират җиткәч, көймә комга терәлә. Лаешта эшләүче начар күрүчеләр өчен интернат бу юнәлештә зур терәк. Шулай ук Казан шәһәренең үзәк китапханәсендә компьютер курслары укытыла. Өстәп тагын шуны әйтәсем килә, киләчәктә Татарстаныбызда медицина көллияте базасында (әлегә төгәл кайсы уку йорты икәне билгеле түгел) массажчылар әзерләүче курслар эшләячәк, - диде Арча күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Ләйсән Фоатовна.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, үзәк мәчеттән Марат хәзрәт, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин катнашты һәм алар барысы да әлеге матур башлангычка уңышлар теләп, әлеге хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә ышандырдылар.
Түгәрәк өстәл чыннан да түгәрәк булып, үзәк мәчет әзерләгән мул табыннар артында бик җылы атмосферада үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250