Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел күзең күрмәсә ...

Суд приставларының Балтач бүлегендә эшләүче гаилә дустыбыз Газинур Садыйков күптән түгел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан район газетасында да кечкенә генә мәкалә чыкты.

Ни галәмәт, яше 55, фамилиясе урынына әтисенең исеме куелган. Белмәгән кеше булса бер хәл. Ярый әле әнә шул белгән кеше булгач үпкәләп йөрмәде. «Хатының диңгез буенда ялда булгач, күңел күзен күреп бетермәгәндер инде» дип, шаяртуга күчте.
Газетаның тагын бер санында Балтачтагы теш табибы Линар Зиннәтуллинга 50 яшь урынына 55, сатучы Зөлфия Фазылҗановага 55 урынына 50 яшь дип чыгаргач, Газинурның шаяртуы чын мәллә дип уйлый башладым.
Ул гына да түгел, «Уңыш» хуҗалыгыннан комбайнчы Мәлик Әхмәдиев рәсеменә «Маяк»тан Азат Хәбибуллин дип язып чыгардым. Аннан берничә ел алышынган судьяларны ничек белмим ди инде?!
Барысы да бер чорда, хатын диңгездә ял иткәндә булды. Газинур дөрес әйткән мәйтәм, күңелең тыныч булмаса, маңгай күзе бик күп нәрсәләрне күреп бетерми икән. Күңел күзебезне югалтмыйк.
Фото: http://vk.com/wall19806832?own=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250