Беркөнне авылдашым Нурҗиһан апа шалтырата: "Сеңлем, күптән түгел Чепья участок хастаханәсендә дәваланып кайттым. Табибларның яхшылыгын әйтеп-аңлата торган түгел. Күңел биреп дәвалыйлар, шул хакта яз әле", ди. Адәм баласы өчен күптә кирәкми, юкса. Тормыш мең кат сынап, мең кат талкыганнар өчен бигрәк тә. Җылы сүз, ягымлы караш алтыннардан да кыйммәтрәк тоела.
- Табиблар Резеда Закирова, Нурия Фазлыева, Татьяна Филлипова авыруларга бигрәк игътибарлы инде. Калган хезмәткәрләр дә үз эшләрен җиренә җиткереп эшли, бөтен җир ялт иткән. Ашау мәсьәләсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Берүк яба гына күрмәсеннәр безнең Чепья хастаханәсен. Әгәр ябыла калса, минем кебек дәвалану курсларын еш алучылар нишләр? - дип өзгәләнә Нурҗиһан апа.
Күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрен бүлдерми генә тыңладым. Өзгәләнеп әйткән соңгы җөмләсе аеруча нык тәэсир итте. Чыннан да, озак еллар хастаханә юлын таптаучылар гына аның авырулар өчен бердәнбер ярдәм итүче урын икәнен яхшы аңлый. Ә Нурҗиһан апага ул юлларны аз таптарга туры килмәгән...
Нурҗиһан апа кечкенәдән күңелемә ягымлы, һәркемгә игътибарлы булып кереп калган. Мин үземне белә башлаганда ул фермада пешекче булып эшли иде. Җай чыгарып янына кергән чаклар да истә. Тәмле чәен, бәрәңге боткаларын ашаганнарым балачакның матур хатирәсе булып күңелемдә саклана. Әллә яшьлегем белән, әллә Нурҗиһан апа тулы канлы тормыш алып барганга күрә, авылдашлар булып яшәсәк тә, аның хакта барысын да белеп, күреп бетермәгәнмен икән. Елмаюлы карашлары артында күпме йокысыз төннәр, сызланулар, азапланулар яшеренгән, юкса.
Нурҗиһан апа кечкенәдән бик матур кыз булып күп¬ләрне сокландырып үсә. Әмма 1959 елның июне аңа тән сызланулары гына түгел, җан сызланулары белән бергә бик күп газаплар алып килә. Нурҗиһан апаны яшен суга... Авылга ул көнне фотограф килгән була. Кечкенә Нурҗиһан әнисе белән карточкага төшеп кайта. Озак та үт¬ми, яшенләп яңгыр ява башлый.
- Әнием кече якта кер элеп йөри, мин мич буенда утырып тора идем. Бераздан әни минем яныма керсә, мин инде идәндә янып ята торган булганмын, - дип сөйли Нурҗиһан апа.
Кызны тиз генә бакчага алып чыгып җиргә күмәләр. Ул исә үзен зиратка күмәләр, дип уйлап: "Мин үлмәдем, күммәгез!" - дип аваз сала. Яшен сугудан кызның озын толымнары белән уң колагы мендәргә ябышып, өзелә. Муен тиресе эреп, башы уң як җилкәсенә, ә ияге күкрәгемә ябышып кала. Бөтен тән тиресе, ите эреп, үлек¬ләп ага. Чепья хастаханәсендә хирург Николай Константинович Родовский тырышлыгы белән кызга күпмедер дәрәҗәдә хирург ярдәме күрсәтелә. Башны муеннан кубарырга теләп, бераз өлешен кисеп, әнисеннән тире алып, ябыштыра, әмма дәвам итәргә курка. Нурҗиһан апа шул рәвешле, урта мәктәпне тәмамлый. Соңрак Казан хастаханәләренең берсендә кызның башын муеннан, ияген күкрәктән аералар, ямар өчен тирене исә бөтен гәү¬дәсеннән җыялар.
Яшен аның йөз матурлыгын урласа да, Нурҗиһан апа күңел матурлыгын югалтмыйча, язмышның олы сынавын зур сабырлык белән үтеп, һәрнәрсәгә шөкер итеп яши. Үзенә махсус салынган йортын курчак өе итеп тотуы, кешеләргә игътибарлы булуы, һәрчак ярдәмгә ашыгуы авылдашларда зур соклану хисләре уята. Нурҗиһан апаның ихтыяр көче бу тормышта күпләребезгә җитми шул. Унике саның сау-сәламәт булып, тормыш матурлыгын күреп яшәүнең алтыннардан кыйммәт булуын аңлап бетермибез. Язмыш мең кат сынаган Нурҗиһан апа кебекләр белән очрашкач кына сау-сәламәт булып яшәүләрнең мөһимлеген аңлый башлыйбыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев