Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел әрнүләре белән искә ала торган хатирәләр шахиты

1941 елның җәе. Ил хәрби лагерьга әйләнә. Татсовнаркомның 1941 елның 10 сентябрендәге 10804нче номерлы телеграммасы нигезендә, Идел буе нимесләре җиренә игеннәрне урып-җыйнауга комбайннар җибәрү заданиесе алына.

Аны тормышка ашыру МТСка йөкләтелә. МТСтан бу эшкә комбайн механигы Габдрахманов Әюп (Казанбаш кешесе) һәм тракторчы Галиев Харис (Салавыч авылы егете) җибәрелә. Кире әйләнеп декабрь урталарында гына кайталар. Кайту шактый озак һәм борчулы була. Хәтта пароходка «грузчик» булып керү хәйләсенә барырга туры килә.
1942 елны Харисны инде сугышка алалар. Туган авылына фәкать 1949 елда гына кайта. Сугыш ветераны Харис ага Галиев сугышның беренче айларын Идел буе нимесләре җирләрендәге туган киеренке хәлне, андагы бушап калган авылларны, йортларны, басуларга таралган хуҗасыз йорт хайваннарын күңел әрнүләре белән искә ала торган була.
Яшәү урыннарыннан куылган Идел буе нимесләренең язмышына бәя биреп: «Германия фашистларына теләктәшлек итү күренешләре сизелгәндер, шуңа күчерелгәннәрдер», - дип үз фикерен белдерә ул.
Х.Галиев сугыштан соң 1949-1953 елларда Яңгул балалар йортында шофер булып эшли. Үзенә ярдәмче итеп билгеләнгән балалар йортында тәрбияләнгән Рәхимҗан исемле малайны шофер һөнәренә өйрәтә.
1953 елдан үз авылы Салавыч «Кызыл Яшьләр» (Татарстан) колхозына эшкә күчә һәм озак еллар автомеханик вазыйфаларын башкара. 2006 елда вафат була, Салавыч авылында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250