Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел түрендәге хатирәләр

«Хезмәт» газетасында басылган «Факел»га 25 яшь дигән язманы укыгач, клубның төзелгәне һәм эшләгәне күз алдыннан үтте.Бик авыр чор иде ул. Чираттагы МСО партия җыелышында коммунистлар коллективның үз клубын һәм ашханәсен булдыру турында фикер алышты.

МСО коллективы өчен 1978-1988 еллар районда көчле төзелеш еллары иде. Бу чорда мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, комплекслы терлекчелек биналары, хастаханә, комбикорма заводлары төзелде. Төзүчеләрне участокларга вахта машинасы һәм автобус йөртә иде. Якында эшләүчеләр кайтып йөрде.
«Факел» клубы 2 катлы булып төзелә башланды. Эшчеләр, мастерлар, инженер-техникларның фидакарь хезмәте белән беренче нигез салынды. Алар арасында мастерлар Р. Рамазанов, Д. Әхмәтҗанов, С. Хәйруллин, Р. Гатауллин, Г. Абдуллин, Ф. Сәйфетдинов, М. Ибраһимов, Р. Гатауллиннар бар. Төзелеш материалы белән тәэмин итү идарәнең баш механигы Р. Йосыповка йөкләнде. Силикат һәм кызыл кирпеч, плитә, перемычкаларны кайтарту авыр иде. Шоферлар кичтән китеп, төнгә кизү торып иртән кайталар. Х. Сәйфетдинов, И. Әлтәпов, Г. Әхкямов, М. Ахунов, Г. Васильев, Ф. Мөхәммәтҗанов, А. Әглиуллин, Ш. Җәләевларның фидакарь хезмәтләрен, үз-үзләрен аямыйча эшләүләрен истән чыгарып булмый.
Ике катлы бинаның стеналарын кыска вакытта өмәләр белән эшләп куйдык. Түбәсен ябуда, эчке эшләрне башкаруда 18 кешелек балта осталары бригадасының: М. Шакиров, Ф. Низамиев, Н. Гыймадиев, Ф. Закиров, Р. Хасанов, Чепьядан әтиле-уллы Хәкимовлар, Н. Галимуллин тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә эшләнде. Буяу эшләрен җиренә җиткереп эшләүчеләр - Ж. Хәлиуллина, М. Нәҗипов, Н. Дәминова, Л. Сабирова, Н. Гарифуллина. «Факел» клубы төзүчеләрнең фидакарь хезмәтләре белән бер елда төзелеп бетте.
Ачылу тантанасында МСО җитәкчесе Ш. Гәрәев «Факел» клубын һәм ашханәне төзегән эшчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтте. Бу көнне төзүчеләр көче белән зур концерт булды. Коллектив җырга, биюгә, баянчыларга көчле иде. Клубка мөдир итеп, эшкә сәләтле В. Сәлаховны билгеләделәр. Концерт белән районның барлык мәдәният йортларында чыгыш ясап, концерт костюмнары, музыка кораллары, сәхнә, тәрәзә шторалары алдык. Һәрбер төзелгән мәдәният йорты безнең чыгыш белән ачылды.
Клубта күптөрле чаралар уздырылды. Шул вакытта «Факел» клубы да ачылып, көрәш һәм каратэ белән балалар шөгыльләнә башлады, көрәш матрацлары алынды. Спортка ПМК эшчесе Габдрәүф Гомәров җитәкче булды. Шушы матур башлангычны сүндермичә эшләткән хакимияткә олы рәхмәтемне белдерәм. «Факел» клубының эше тагын да җанлырак барсын, хезмәтләре сокланырлык булсын дигән теләктә калам.
Сания Әхмәдиева,
Шул чорның партоешма секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250