Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ – БАШМАКЛАРДА

Нинди генә кул эшләре белми алар, чигәләр, тегәләр, бәйлиләр, сәйләннәрдән муенсалар да үрәләр, төрле атлас тасмалардан бантиклар да ясыйлар, кыскасы кул эшен бик яратып башкарлар.

Эш – кешенең көзгесе, диләр. "Фикердәш" клубында йөрүче уңган хатын-кызларыбыз бар безнең. Нинди генә кул эшләре белми алар, чигәләр, тегәләр, бәйлиләр, сәйләннәрдән муенсалар да үрәләр, төрле атлас тасмалардан бантиклар да ясыйлар, кыскасы кул эшен бик яратып башкарлар. Шул уңайдан, Балтач үзәк китапханәсенә җыелып "Җылы башмагым " дип аталган бәйге уздырдык.

Берсеннән-берсе матур җепләр белән, төрле яңа үрнәкләр сайлап бәйләнгән чәчәкле башмаклар күз явын алырлык иде. Күңел җылысы бөркелеп торган башмакларга аерым бәя биреп булмый, һәрберсе беренче урында торырлык. "Фикердәш" ләргә һәрчак игьтибарлы, ярдәмчел булган Дамира апа Гыйльмуллина бу юлы остабикәләрнең кул эшен бик кызыксынып карады.Дамира апа үзе дә бик оста бәйләүче. Аның кул эшләрен күреп сокланланган кызларга киңәшләрен биреп,бәйләү серләрен тагын да беләсегез килсә, сезгә дә мастер-класслар үткәрә алам дип сөендерде ул. Бәйгедә катнашканнар һәрберсе үзенчәлекле бүләккә ия булды. "Иң оста", «Иң җитез", "Иң матур", "Иң оригиналь", "Иң яшь", "Иң тырыш" дип исем бирү бәйләүчеләрне куандырды. Эшнең тәме ахырында дигәндәй, кызларга бу бәйге бик ошады, алга таба да бу эшнең дәвамлы булуын теләделәр.

Очрашу көнебезне тагын да ямьләп, үзәк китапханә директоры Резидә апа Зарипова " Фикердәш" ләрне 15 еллык бәйрәмнәре белән котлап, китаплар бүләк итте.

Аннан соң китапханәче Илсөяр Нәбиева яңа китаплар белән таныштырды, шул арада күңелле генә башваткыч уенын да уйнатты. Соңыннан без китапханәгә сәяхәт кылдык, уку заллары тагын да матурайган, яктырган, яңа китаплар белән баетылган. Рәссам Таһир Ильясовның күргәзмәсен карап сокландык. Күркәм китапханәдән без якты, җылы хисләргә уралып таралыштык. Урамдагы яз кояшының нурлары "Фикердәш" ләрнең очрашу көнен тагын да балкытты.

Чулпан Габделганиева,
“Фикердәш” клубы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикердәш клубы