Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Күңелем сизә, гомерем күп калмагандыр" (язмыш)

Ике кыз арасындагы дуслык суынды, ә аннан бөтенләй юкка чыкты. Институтта очрашканда да берсен-берсе күрмәмешкә салышып уздылар.

Гөлйөзем карчык балык тотып утыручы оныгын эзләп су буена төшкәндә, августның салкын  кояшы әкрен генә кул изәп, офык артына кереп бара иде инде.

Җәйнең соңгы көннәре булуга карамастан, җилнең әсәре дә юк. Елга өсте тып-тын, чип-чиста: көзгене хәтерләтә. Гөлйөзем әби су өстендәге сурәтенә күз салды: түгәрәк йөз, яшәү яме балкып, нурлар сирпеп торган сыңар зәңгәр күз һәм... шушы матур күз янында бераз гына кысыла төшкән, кызарып торган, керфексез зәгыйфь күз... Зәгыйфь күз. Кайчандыр аның бу күзе дә нур чәчеп балкып тора иде бит. Бу төпсез зәңгәр күзләргә күпләр гашыйк иде. Ә сары озын толымлы, зифа буйлы, куе керфекле, яшел күзле якын дусты Сәрбиназ шаяртып болай дип җырлый иде:

Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр,
Бик серле күзләр икән.
Зәңгәр күзләргә карагач,
Йөрәкләр яна икән.

Аның уйларын аяк тавышлары бүлде һәм Гөлйөзем карчык әкрен генә башын күтәрде. Су буена төшеп килүче карчыкта таныш чалымнарны күреп, сискәнеп куйды: "Әллә ахырзаман җитә инде? Кемне уйласаң, шул күзгә күренә".

Әйе, Гөлйөзем карчык ялгышмады. Су буена кайчандыр аның җан дусты булган  Сәрбиназ карчык төшеп килә иде. Күптән түгел аның авылга кайтуы турында күршесеннән ишеткән иде ул. Аның корышкан, ябык гәүдәсенә, таушалган йөзенә, ак бәс сарган чәчләренә, күп юудан кызыл чәчәкнең төсе уңа төшкән күлмәгенә, моңсу күзләренә карагач, Сәрбиназ карчык ирексездән уйлап куйды: "Язмыш җилләре бик мәрхәмәтле булмаган, ахрысы. Бирешкән, бик бирешкән... Әй, гомерләр диген... Кая киткән Сәрбиназ карчыкның баскан җирендә ут уйната торган яшь, чая чаклары!?"

Кинәт Гөлйөзем карчыкның яралы йөрәген кызгану хисләре биләп алды.

- Нихәл, Гөлйөзем!

- Аллага шөкер әлегә.

Кайчандыр җан дусты булган Гөлйөзем карчыкның салкын, коры җавабыннан соң ул бераз каушап калды. Аннары уңайсызланып кына, әкрен генә сүз башлады:

- Кайттым әле менә. Гөлйөзем, кичерә алсаң, кичер мине!? Кылган гөнаһларым өчен син миңа җәза бирмәсәң дә, Ходай җәзасын бирде инде. Мин күргәннәрне Аллаһы Тәгалә берәүгә дә күрсәтмәсен. Синең күз даруың урынына нашатырь спиртын мин салган идем бит. Бәхтияр белән сезне аерырга теләдем. Планым барып чыкмагач, яратмасам да, бер үзбәккә кияүгә чыгып, Ташкент якларына киттем. Ирем бер эчкече исерек булды. Көн дә тавыш чыгарды, кыйнады. Сиңа эшләгән начарлыктан соң, никадәр авыр булса да түздем, туган якларга кайтырга намусым кушмады. Синең җан өзгеч тавыш белән елавың гомер буе колагымда яңгырап торды. Еллар үткән саен ешрак искә төшеп, төшләремә кереп тилмерттең. Күңелемдә мәңгелек яра. Тәмуг утлары да яндыра алмас ул яраны. Терсәк бик якын да, тешләп кенә булмый. Тормышым да барып чыкмады, киләчәгем дә юк минем.

Сәрбиназ карчык тәгәрәп төшкән яшьләрен сөртеп, калтырап торган хәлсез тавыш белән дәвам итте:

- Бер улым бар иде, ул да наркоманга әйләнде. Ирем эчеп йөри торгач, үлде, ә улым наркотиклар алыр өчен өйдәге бөтен нәрсәне сатып бетерде, ахырдан мине урамга ук куып чыгарды. Торыр җирем калмагач, авылга кайтырга җөрьәт иттем. Күңелем сизә, гомерем күп калмагандыр. Бәхиллегеңне ала алсам, үлсәм дә үкенмәм.

Гөлйөзем дәшмәде. Зәгыйфь күзе генә тартышып куйды.

Кинәт Сәрбиназ карчык тезләнеп, Гөлйөзем карчыкның  кулларын тотты:

- Бәхиллә мине, Гөлйөзем!

Сәрбиназның чарасызлыктан тезләнеп, моң тулы яшьле күзләрен төбәп карап торуы, әйтерсең лә, Гөлйөземнең йөрәгендәге тирән яраны сыпырып узды. Гүя әкрен генә исеп куйган кичке җил дә, яфраклар кыштырдавы да: "Бәхиллә, бәхиллә", - диләр иде.

- Сәрбиназ, тор әле. "Кичерә алган кеше генә - бәхетле" дип әйтә торган иде минем мәрхүмә әбием. Син икәнлекне сизенгән идем, бөтен күңелем белән тойган идем мин. Күп авырлыклар кичерсәм дә, битемдә, күземдә генә түгел, йөрәгемдә мәңгелек яра ясасаң да,  бәхиллим мин сине, бәхиллим.

"Кеше күңеле - пыяла, бик аздан да уала", - диләрме?.. Әйе. Бик аздан ныгый, күтәрелә, канатлана да ул. Сәрбиназның да йөзе яктырып китте.

- Рәхмәт, Гөлйөзем. Гомерең буе күңелең ак, пакь булды синең. Минем кебек кеше бәхетеннән көнләшеп яшәмәдең. Сабырлык, тыйнаклык, намуслылык гомер юлдашың булды. Шуңа күрә Бәхтияр дә сине сайлап алды. Ә мин җүләр, күзең күрми башлагач, йөзеңне ямьсезләгәч, миңа карар дип уйладым. Ә ул синең күңел матурлыгыңны яраткан икән, ләбаса! Бүтән күрешә алмасак, бәхил бул, Гөлйөзем.

Сәрбиназ Гөлйөземгә бер тутырып карады да, кырт борылып, иңнәренә басып торган йөк төшкәндәй, килгән юлына таба юнәлде.

Ә Гөлйөзем яр кырыена утырып, күңелендә давыл булып купкан кичерешләргә бирелеп, суга карап, уйга чумды.

Үткән гомер дә шушы аккан сулар кебек бик тиз уза икән лә. Шатлык-сөенечләр дә, кайгы-хәсрәтләр дә үткән дә киткән. Күргән-кичергәннәрдән бер йомарлам сагыш сыгылып калган да, истәлекләр... истәлекләр.

...Гөлйөзем белән Сәрбиназ кечкенәдән үк якын дуслар иде. Мәктәптә дә гел бергә булдылар. Бу аерылмас дусларга карап күпләр көнләштеләр. Мәктәпне тәмамлагач, Гөлйөзем белән Сәрбиназ ике дә уйламыйча авыл хуҗалыгы институтына укырга керделәр. И мәхәббәт! Син бит яшен кебек: кайчан кемне сугар чагыңны һич белеп булмый. Әйе-әйе, кызларга да мәхәббәт килде. 3 курста укыганда бер кичәдә алар икесе дә бер егеткә гашыйк булдылар. Кара чәчле, зур кара күзле, озын буйлы егетнең дә исеме бик матур - Бәхтияр, ягъни бәхетле яр иде.

- Миңа Бәхтияр бик ошый, без аның белән менә дигән парлар булыр идек, - диде көннәрнең берсендә дусты Сәрбиназ.

- Бәхтияр миңа да ошый.  Әмма сине сайлый икән, мин юлыгызга каршы төшмәм, -  диде Гөлйөзем.

Шул көнне дуслар бер-берсенең бәхетенә каршы төшмәскә дип сүз бирделәр. Көннәр әкрен генә уза торды. Язгы матур бер көндә Бәхтияр Гөлйөземне кинога чакырды. Гөлйөзем дустының кәефе төшкәнлеген сизсә дә, Бәхтиярнең үзен сайлавына сөенеп туя алмады. Егет белән кыз арасында мәхәббәт җепләре үрелә башлады. Ә Сәрбиназ дустының мәхәббәтен үзенә хыянәт дип кабул итте. Шулай итеп ике кыз арасындагы дуслык суынды, ә аннан бөтенләй юкка чыкты. Институтта очрашканда да берсен-берсе күрмәмешкә салышып уздылар. Гөлйөземнең һәрвакыт елмаеп, канатланып йөрүен күрү Сәрбиназга бик авыр иде. Көнчелектән нишләргә белмәде. Йөзенә кара коелды, ябыкты. Нәрсә генә эшләсә дә, кая гына барса да, Гөлйөземнең елмаюлы йөзен күрде. Ә елмаю аңа ничек килешә. Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый шул!
"Мин сине бер дә елмаймый торган итәм әле", - дип, эчтән генә уйлады Сәрбиназ.

Ә язгы матур көннәрнең берсендә, хыял диңгезендә йөзеп йөргән самими Гөлйөзем, бөтен йөзен балкытып:

- Киләсе атнада Бәхтияр мине авылларына, әниләре белән таныштырырга алып кайта, - диде.

Ниләр генә уйламады, нинди генә планнар кормады атна буе көнчелектән кара янган Сәрбиназ һәм уйлап тапты.
Гөлйөзем аллергиядән интегә иде. Бигрәк тә агачлар бөреләнгәндә аның күзләреннән яшь агып тилмертә. Һәр көн иртән Гөлйөзем күзләренә дару сала. Көнчелектән нәрсә эшләгәнен дә белә алмас дәрәҗәгә җиткән Сәрбиназ, иртәгә яшьләр авылга кайтасы кичне дустының күзләренә сала торган даруын түгеп, аның урынына нашатырь спирты салып куйды.

- Авызыңны бик ерып йөрмә, карарбыз, күзсез калгач, Бәхтияр кемне сайлар икән? - дип эчтән генә тантана итте ул. Иртәгесен бик дулкынланган Гөлйөзем ашыгып кына күзенә даруын салды һәм... күзе әчеттереп янудан кычкырып елап җибәрде. Шуннан соң нәрсә булганын, кайчан, ничек ашыгыч ярдәм машинасы килгәнен дә - берсен дә хәтерләми. Бары тик күзенең бик нык авыртуы гына истә. Ә аннан соң хастаханә, табиблар һәм керфексез зәгыйфь күз. Әйе, хастаханәләрдә шактый күп ятарга туры килде аңа.

- Ярый әле икенче күзеңә зыян килмәгән, кызым. Ә бу күзең... нишлисең бит, тышкы матурлыкта гына түгел хикмәт, эчке матурлыгың югалмасын! - диде күпне күргән карт табиб. Аннары шаяртып:

- Кайгырма, маңгай күзе - ботак тишеге генә ул! Күңел күзең күрсен, балакаем!

Кеше язмышы... Күзе зәгыйфьләнгәч, Бәхтияр Гөлйөземне ташлар дип уйлаган Сәрбиназ ялгышты, бик нык ялгышты. Сөйгәненең авырып шифаханәдә ятуы аларның арасын тагын да якынайтты. Институтны тәмамлагач, Бәхтиярны бер авылга агроном итеп эшкә җибәрделәр. Ә Гөлйөзем ул елны институтны тәмамлый алмады. Шифаханәләрдә шактый азаплангач, ниһаять, 5 курска укырга килде. Дуслары, курсташлары укып бетереп, кайсы кая таралышып беткәннәр иде инде. Бер ялны авылга кайткач, әнисенең: "Сәрбиназ да бер үзбәк егетенә кияүгә чыкты, хәзер Ташкентта яши", - дигән хәбәрен колак очыннан гына уздырып җибәрде ул. Аның нигәдер Сәрбиназны күрәсе дә, ишетәсе дә килми, аның исемен ишеткәч, йөрәге генә чәнчеп ала иде. Институтны тәмамлап, диплом алган көнне Бәхтияр:

- Тәмле йөзем җимешем, матур гөлем минем, мин синнән башка тора алмыйм, чык миңа кияүгә, -  дип, гади генә итеп үзенең тәкъдимен ясады.

Әй, ул бәхетле көннәр! Искән җилдәй узган да киткән. Бик килешеп, бәхетле гомер иттеләр алар. Бәхтияр Гөлйөземне гел актан гына киендерде. "Җимешем, сиңа ак төс килешә, актан киен, синең күңелең дә ак бит", - дияр иде ул. Әйе, ярата, бик ярата иде ул үзенең зәңгәр күзле Гөлйөземен. Шатлык өстенә шатлык өстәп, ике  уллары, бер  кызлары дөньяга аваз салды. Бу гаиләдәге җылы мөнәсәбәт, күңел яктылыгы, якынлыгы авылдашларын гаҗәпләндерә дә, сокландыра да иде.

Нинди матур, кадерле булган икән бит ул парлы тормыш! Авылдашларын, туганнарын сокландырып яшәгәндә, әллә күз тиде, әллә тәкъдире шул булды, күкрәп торган имән баганадай Бәхтиярне рәхимсез авыру аның тормышыннан тартып алды, сыңар канатлы итте.

Кыскарды хәзер чәчләрем,
Пар-парлап үрәлмамын.
Җанымны бирәм, дисәм дә,
Мин сине күрәлмамын.
Күрәлмамын, чәчләремнән
Сукмаклар үрдерсәм дә.
Сагынуымнан басма салып
Кай якка йөгерсәм дә,
Уңнарга йөгерсәм дә,
Сулларга йөгерсәм дә.

Сагынмаслык мыни аны?! Соңгы сулышын алганда да Гөлйөземнең кулыннан тотып, аның киләчәк тормышы турында кайгыртты бит ул... Хәле бик авыр булганда да көчле ихтыярлы, чын ир булып калды.

- Авыр чаклар бик күп булыр, түзәргә, авырлыкларны җиңәргә кирәк булыр. Мин сиңа ышанам, җимешем, -  диде ул, аның кулын кысып.

Әйе, тормыш ул шундый: утлардан алып суларга салып сыный адәм баласын. Югалтулар бик авыр булса да, тормышны дәвам итәргә кирәк. Сынмаска, сыгылмаска. ... 3 бала турында кайгырту, укыту, башлы-күзле, йортлы итү дә Гөлйөземнең ябык, юка иңнәренә төште. Бәхтияренең хәер-фатыйхасыдыр инде, балалар өчесе дә тырыш, акыллы булып үстеләр.

- Әби, әби, кара әле, күпме балык тоттым! Әбием, әйдә, өйгә кайтыйк, әнием безгә балык пешерер, бергәләп ашарбыз. Әтием мин тоткан балыкларны күргәч шаккатыр, әйеме, әбием?

Оныгының шат тавышын ишетеп, Гөлйөзем карчык уйларыннан арынды. Бәхтияренә охшаган, яраткан оныгы артыннан сөенеп атлады. Басмадан чыгып китәр алдыннан Гөлйөзем кабат су өстенә - көзгегә күз салды. Көзгедән аңа актан киенгән, җыйнак гәүдәле, бәхетле Акъәби карап тора иде. Киеме дә, йөзе дә бик килешле иде аның, хәтта керфексез зәгыйфь күзе дә сөйкемле булып күренде. Юк, зәгыйфь күз түгел, иптәш кызының гомерлек истәлеге ул! Әйтерсең лә, судагы зәгыйфь күз Гөлйөзем карчыкны искәртте.

- Бу  дөнья  гел матурлыктан  гына тормый.  Матурлык белән янәшә явызлык, көнчелек тә яши, шуны онытма!

 

Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш