Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелем тулып каләм алдым

Хастаханә юлларын белмәгән кеше түгел, тик менә соңгы булуым, күңелем тулып кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

Үзем өчен түгел, озак еллар бергә яшәгән тормыш иптәшем Иванның үлемнән калуына сөенеп туя алмадым. Инде менә үлә, менә үлә дигән хәлдә район үзәк хастаханәсендә катлаулы операция ясап алып калдылар. Хирурглар Сергей Александрович Корнилов, Наил Камилович Зариповның куллары җиңел булды. Операциядән соң да һәркөнне янына кереп хәлен белделәр, сүз белән дә, дару белән дә дәваладылар. Иванга гына түгел, ул яктан палатадагы һәр авыруга игътибарлы һәм мәрхәмәтле булдылар. Алар янәшәсендә эшләүче шәфкать туташлары, санитаркалар да шулкадәр мөлаем, ягымлы, тәмле сүзле. Тормыш иптәшемне үлем тырнагыннан алып калып мине бик бәхетле иткәнегез өчен барыгызга да мең-мең рәхмәт. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Гаиләгез, якыннарыгыз белән тигез, матур гомер итегез, сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250