Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңеленең яшәреп яшәр мәле

Өч баласының кадерле әтиләрен мәңгелеккә югалту ачысыннан озак үз халәтенә килә алмый йөри ул. Тик балалары: "Әни, син безгә бик кирәк бит, хәзер бигрәк тә" - дип, алга таба яшәргә кирәклеген аңлаталар һәм ул, бөтен хәсрәтен эченә йотып, тулысынча үзен эшенә һәм балаларына багышлый.

Безнең татар халкы хәрәкәттә бәрәкәт дияргә ярата. Шушы мәкальне тормыш девизы итеп алып, Аллаһы Тәгалә әзерләгән сынауларны да сынмыйча үтә алучы, лаеклы ялда булып та актив тормыш алып баручы шәхес турында әлеге сүзләрем. Тумышы белән данлыклы Саба районы Шекше авылы кызы, Таузар авылы килене Раилә Әхмәтова кебек эшеннән, тормышыннан тәм табып яшәүчеләр сирәк арабызда.

Институтта өченче курста укыганда танышып киткән егет белән нык, матур, горурланырлык гаилә корып җибәрә Раилә Тимербаевна. Ирен, "алтын куллы кеше иде бит ул минем Илфатым" - дип искә ала ул. Әйе, һәрчак эшендә ярдәм иткән, уч төбендә генә йөрткән, хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен аңлап кабул иткән алтын баганасы бүген мәрхүм шул инде. Аяз көнне яшен суккандай була Раилә апа өчен әлеге үлем. Өч баласының кадерле әтиләрен мәңгелеккә югалту ачысыннан озак үз халәтенә килә алмый йөри ул. Тик балалары: "Әни, син безгә бик кирәк бит, хәзер бигрәк тә" - дип, алга таба яшәргә кирәклеген аңлаталар һәм ул, бөтен хәсрәтен эченә йотып, тулысынча үзен эшенә һәм балаларына багышлый.

1982 елдан лаеклы ялга чыкканчы, Кенә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли ул. Шул еллар эчендә укыту эшләре буенча директор урынбасары да булып хезмәт куя, профсоюзны да җитәкли. Аның папкасындагы Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары район, республика белән генә чикләнми, биредә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау таныклыгы да бар. Укыту дәверендә ул гадәти генә дәрес бирүләр белән канәгатьләнмичә, төрле язучылар, күренекле кешеләр, үзенең элекке укучылары белән очрашулар уздырып, шәкертләрендә тагын да үз фәненә мәхәббәт уята алды. Һәрчак яңалык, матурлык эзләп, шуңа омтылып хезмәт куйды. Укучыларга әйләнә-тирәдәге матурлыкны, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге танылган шәхесләр аша матур әхлакый сыйфатлар тәрбияләү максатыннан, Галиәсгар Камал театрына, Фәнис Яруллинның иҗади кичәләренә Казанга алып бара иде. Шуларның нәтиҗәсе - укучыларының төрле конкурс-бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулаулары. Раилә Тимербаевна бүген дә үз укучылары турында сөенеп, бик җылы итеп сөйли: “Төрле бәйрәмнәрдә шалтыратыпмы, өемә килепме котламыйча калмыйлар, Галиәсгар Камал театрына хәзер инде үземне йөртәләр, юлда да һәрчак күреп утырталар, хәлемне белеп торалар”.

Инде мәктәпне тәмамлаганыма да 15 ел вакыт узган, тик укытучым һәрчак зәвыклы киенүе, гүзәл булуы, елмаеп кына торуы белән истә. Аңа карап әле дә “Картая мени соң йөрәк?” дип әйтәсе килә. Һаман да шул без белгән һәм яраткан, яшь булып калунын, гүзәллекнең серен белүче Раилә Тимербаевна ул.

Раилә апа белән Илфат абый төп йортта 21 ел тәрбияле, зыялы әти-әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтеп, олылап соңгы юлга озаталар. Төп йорт булгач, биредән бервакытта да кеше өзелми, хәзер дә ялларда балалар, оныклар шавына күмелә өйләре, туганнары да һәрдаим кайтып тора. Ире мәрхүм булганнан соң, Раилә апага өч баласы чын терәккә әйләнә. Олы кызлары Эльмира, КАИны тәмамлап, үз урынын таба, тормышка чыгып, энҗе бөртегедәй ике кызга гомер бүләк итә; улы Илшат та, институтта белем алып, үз эшен ачып җибәрә, тормыш иптәше белән лачындай ике ул үстерәләр, ә төпчеге Әлфинә әлегә гаиләле түгел. Әниләренең барысына да бер теләк – балаларының бәхетле булып, кадер-хөрмәттә яшәүләре.

Лаеклы ялга чыккач та, Раилә апа өйдә генә бикләнеп утырмый. Ялгызлыгын беразга гына булса да онытырга тырышып, кешеләр белән дә аралашучан булганга, Таузар мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Умырзая” ансамбленә йөри башлый. Бүгенге көндә Таузар балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп комплексын җитәкләүче Римма Низамиева белән Кенә мәктәбендә эшләгән вакыттан сакланып калган җылы мөнәсәбәтләре әле дә иҗади хезмәттәшлеккә үрелеп, төрле хезмәтләрдә чагылыш таба. Йөргән таш шомарыр дигән әйтемне үзенә тормыш максаты итеп алып, бүген инде кая барып, нинди мәгълүмат тупласа да, Раилә ханым аларны
Таузар клуб-мәктәп комплексына файда китерердәй эшкә юнәлдерү максатында яши.

Җәен йорт тирәсен чәчәкләргә күмүче, ә үзе алар арасында иң гүзәле булучы укытучым кумиры Фәнис Яруллинның “Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар, түземнәр генә бәхеткә лаек”, дигән сүзләрен тормыш девизы итеп,ныклы адымнар белән алга атлый.

Бүген дә ул ачык дәресләр бирә, тик хәзер инде болар бары төш кенә...

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр