Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелгә уелган истәлекләр

Соңгы вакытта Ватанны саклаучылар көне дип аталган бәйрәм 70 елдан артык Совет армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне дип билгеләп үтелде.

Ул датаның «чишмә башы» 1918 елдан, эшче-крестьян Кызыл Армиясе төзелү чорыннан исәпләнелде. Миңа, 1968 елның февралендә сугыш ветераннарына «СССР Кораллы көчләренә-50ел» - юбилей медальләре тапшыру тантанасында катнашу насыйп булган иде. Шул вакытта «Хезмәт»тә басылган «Медальләр тапшырганда» дигән язмамнан 1-2 генә юлын китерәм: «Хәрби комиссар беренче медальне авылның иң батыр сугышчысы Рәфыйк Габдрахмановка тапшыра. Медаль алучылар бер-бер артлы трибуна янына киләләр. Иске Салавыч авылыннан гына да 65 кеше! Бүген авыл җирлегенә караган 4 авылга фәкать 1 ветеран калды. Сугыштан зур Җиңү белән кайткан фронтовиклар белән аралашып үстем. Ярты гасырга якын элек, үзем алар янәшәсендә эшли башлаганда «аксакалларның» үзләренә дә 40-50 яшьләр чамасы гына булган икән! Аларга карата күңел түремдә җылы, якты хатирәләр, үзләрен сагыну хисләре ята… Шөкер, җир җимертеп эшләп йөргән чорларында ук үзләре хакында «Хезмәт»тә мәкаләләрем басылды. Менә әле дә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үткән көннәрдә алар хакындагы тәүге язмаларымны карап, мәрхүм авылдашларымны искә алып утырам. Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен кан койган, гомерләрен биргән батырларны, ветераннарны ихтирам белән искә алыйк. Шул уңайдан, 1978 елдагы «Хезмәт» төпләнмәсеннән алынган авылдашларым турындагы хатирәләремне тәкъдим итәм.

ӨЧ СУГЫШТА ...
1935 елда Кызыл Армия сафларына алынгач, Рәфыйк Габдрахманов кече командирлар әзерли торган полк мәктәбендә укып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Сержант Габдрахманов япон сугыш чукмарларына һәм ак финнарга каршы сугышларда үзен тапкыр кыю командир итеп таныта. Шушы сугышлардагы батырлыклары өчен ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Бу сугышлар тынгач, Красноуральск шәһәрендә шахтер булып эшли… Озак та үтми,ил өстенә тагын олы кайгы килә: Бөек Ватан сугышы башлана. Шахтер егет Рәфыйк та халык азатлыгы өчен көрәшчеләр сафына баса. Ул Беренче Белоруссия фронты составында сугышка керә. Һөҗүмнәрнең берсендә бик каты яралана, озак вакыт госпитальдә ята. Савыгып чыккач, танк командиры итеп билгеләнә. Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәрен азат итү өчен хәлиткеч сугышлар башлана. Дошман өстенә Рәфыйклар экипажы беренчеләрдән булып ташлана. Зур батырлыклар күрсәтәләр танкистлар бу сугышта. Экипаж командиры Р.Габдрахманов сугышчан Кызыл Байрак орденына лаек була. Совет Армиясе дошман гаскәрләрен бер-бер артлы тар-мар итеп,алга омтыла. Менә Берлинга җитәргә дә жиде чакрым чамасы гына кала. Әмма Рәфыйк дүртенче тапкырын бик каты яраланып, госпитальгә керә. Үзенең Дан ордены белән бүләкләнүен дә биредә ишетә…

Җыйнак кына теткәләнеп беткән гәүдәдә, сыңар кул… Шул хәлендә дә, фәкать үзенең көчле рухлы булуы нәтиҗәсендә авылда үрнәк гаилә башлыгы, хезмәт алдынгысы булды. Типсә тимер өзәрдәй егетләрнең урамда йөрүен күргәндә күз алдыма инде тыныч хезмәттәге батырлыклары өчен Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән батыр авылдашым, инде вафатына гына да 30 елдан артык Рәфыйк абый килеп баса.

БАТЫР РАЗВЕДЧИК
Без Хәбибрахман абый Габдрахманов белән 1970 елның җәендә колхозның савым сыерларын көттек. Аның турындагы язмам да шул ерак еллар хатирәсе... …Хәбибрахман абый да 1935 елда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алынып, илебезнең Ерак Көнчыгыш чикләрендә хәрби ныгытмалар төзүдә катнаша. Хәрби хезмәттән соң ул кабат туган авылыбызга кайтып, колхозда эшли башлый. Тик тыныч хезмәттә озак була алмый, ак финнәргә каршы сугыш башлана һәм аны кабат хәрби хезмәткә чакыралар. Х.Габдрахманов та шушы сугышларда катнаша. Туган авылына ул 1940 елның ахырында кайта. Аннан кайткач, туган колхозыбызда җиң сызганып эшкә керешә. Әмма озак үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән ут эченә керә Хәбибрахман абый. Разведчик итеп билгеләнгәч тә фашист белән йөзгә-йөз еш очраша. Смоленск өчен барган каты сугышларның берсендә аларның отделениесенә «тел» алу заданиесе бирелә. Көндез операциягә хәзерләнәләр һәм бу мөһим эшне алар кичке аш вакытына планлаштыралар. Безнекеләр шуышып, чәнечкеле фронт сызыгын үтәләр һәм җаен туры китереп, күзәтү пунктындагы немец сакчысын алып чыгалар. Моны сизеп алган фашистлар котырынып ут ачалар. Әмма кургаш яңгыры астында да безнең егетләр сугышчан заданиене уңышлы үтәп кайталар. «Кунак булып кайткан сержант» бик кирәкле мәгълүмат бирә. Бу батырлыгы өчен Х.Габдрахманов икенче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Полк командиры исә батыр авылдашыбызны үзенең орденарецы итеп ала.Утны-суны бергә кичә Хәбибрахман командир белән. Аларның огнемет полкы дошманның дистәләрчә блиндажларын, хәрби техникасын юк итеп, Бөек Җиңү көнен якынайта. Мәскәү, Смоленск, Балтыйк буе республикаларын, Кенигсберг шәһәрен азат итүдә катнашалар. Җиңү сәгатен дә шушы шәһәрдә каршылыйлар. Х.Габдрахмановка бирелгән «Кызыл Йолдыз», икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, икенче дәрәҗә Дан орденнары, «Мәскәү оборонасы өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Фашистик Германияне җиңгән өчен» һәм башка сугышчан бүләкләр сугышчының батырлыкларына шаһит булып саклана.Хәрби бүләкләре янында намуслы, тырыш хезмәте өчен бирелгән «В.И.Ленинның 100 еллык юбилей», «Хезмәт ветераны» медальләре дә өстәлә. Сугыштан соң Х.Габдрахманов озак еллар туган авылында терлекчелек тармагында эшләде, тырышлыгы, намуслылыгы белән авылдашлары арасында олы хөрмәт казанды. (Батыр авылдашымның вафатына җәйгә 18 ел була, исән булса, февраль башында 100 яшь булыр иде).
Уртада - Рәфыйк ГАБДРАХМАНОВ, сулда, озак еллар авыл Советы рәисе булып эшләгән Рәхим САБИРОВ
һәм партоешма секретаре Габделхак ЛАТЫЙПОВ. 80нче еллар.
Рамазан ФӘРЗИЕВ,
Иске Салавыч авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250