Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелләрдән китмәс Яңа ел (+фото)

Бәйрәм яллары да ахырына якынлаша. Хәзер инде туган-тумача, дус-ишләр, танышлар белән очрашсак, кайларга бардык, нәрсәләр күрдек шулар хакында сүз куертабыз.

Шундый сөйләшүләрнең берсендә танышым кайсы авылларда бал-маскарадлар каравыбызны сорады. Бара алмадык шул, дигән сүземә җавап итеп үз тәэсирләре белән бүлешә башлады. "Без Чапшар авылы Яңа ел бәйрәмендә булдык. Бәйрәм дисәң дә бәйрәм икән анда. Алып баручылар, оештыручылар шуның кадәр кызыклы итеп эшләгәннәр, авыл халкы да урынында тик утыра алмыйча, уенында да катнашты, биюләрдән дә читтә калмады. Шуның кадәр күңел рәхәтлеге алып кайттык, әле дә истән чыкмый. Кеп-кечкенә авылда андый бал-маскарад күргәнем юк иде", дип бәйнә-бәйнә сөйләде.
Чапшар мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия апа Вәлиеваның тиктормас кеше икәнен яхшы беләм. Һәрбер бәйрәмне гөрләтеп оештыра торган кеше ул. Үзе янына яшьләрне дә тарта белә, алар белән матур нәтиҗәләргә ирешеп эшли дә. Халык искиткеч бәйрәм булды дип бәяләрлек булгач, Яңа ел тамашасы чыннан да бик күңелле үткән димәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме