Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелләрне сагыш-моң баса

Үзебез сугыш вакыты балалары булмасак та 9 май бәйрәмендә күңел моң-сагыш белән тула, чөнки безнең әти-әниләр, туганнар сугыш балалары.

Сугыш алдыннан Иркутскига вербовка белән китеп калган әтиемнең гаиләсе бабаебыз үлгәч кире авылга кайтырга мәҗбүр була. Сугыш башланганын алар юлда гына белә. Өч бала белән ничек товарный поездга утырырга инде дип йөргәндә, сугышка китә торган бер солдат ярдәм иткән аларга. Исән-сау кайтты микән сугыштан ул солдат, дип әтием гел искә ала иде. Ул вакытта әниемә 8 яшь була. Әнием сугыш башланганда Салавыч Сәрдегәнендә була. «Күпме яшьләр сугышка китеп кайтмадылар», дип искә ала әнием. Көек авылында яшәгән Камилә апасының да ире шулай абыйлы-энеле сугышка китеп, үлеп калганнар. Аның кая вафат булганы әле дә билгесез. Олы малае Вакыйф абыйга нибары 2 яшь кенә була, ә кечкенә Вәгыйз абый 1941нче елны әтисе сугышка киткәч кенә туа. Ул әтисен бер дә күрмәсә дә, әти минем төшемә керде: «Мин синең әтиең булам» дип әйтте дип сөйләде. Камилә апага «Ирең сугышта хәбәрсез югалды» дигән хәбәр килә. Шул чагында ул: «Ирем бәлки исәндер. Балалар, әтиегезне көтегез, ул кайтыр», дип аларны да, үзен дә юаткандыр.Күршесе сугыштан кайткач: -Камилә апа, ирегез үлде бит. Бик каты сугыш бара иде, янына да бара алмадым. Җаны чыгып ята иде, - дигәч тә апам өметен өзмәгәндер.
Вәгыйз абыйның үзенә хәзер 68 яшь. Таузар авылыннан Әдарәт Гаптрахмановның шигъри юллары белән әйткәнчә:
«Җиңү килде, тик кайтмады әти,
Йөрәкләрдә калды зур яра.
Шуңа һәр ел «Җиңү бәйрәме»ндә
Шушы ярам кабат кузгала.
Әниемнең абыйсы Әхмәтхан абый да сугышка китә. Алар чолганышта калып әсирлеккә эләгә. Әниемнең туганнан-туган абыйсы Фәрт абый Әхәтов сугыштан бер аяксыз кайткан. Күп еллар Яңгул детдомында эшләгән. Сугышка кадәр оста биюче булып, матур концертлар куеп йөргән егетләрнең тормышларын челпәрәмә китергән бу сугыш. Шуңа күрә дә кайбер «Үткән киткән нигә инде, аны ел саен искә алырга» дигән кешеләр белән бер дә ризалаша алмыйм. 13 яшьлек балалар ач-ялангач кышкы суыкларда юк-бар киемнәре белән урман кискәннәр, Шәмәрдәннән, Арчадан ашлык ташыганнар. Аларның булышлыгы сугыштагыларга нык ярдәм иткән.
Сугышлар бүтән кабатланмасын. Ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек бүләк иткән ветераннарга калган гомерләрен бәрәкәтле тормышта үткәрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250