Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелне күңелгә бары тик ягымлы караш ялгый

Гөлия (34): Мин үскән вакытта әниемнән ярату һәм наз күрмәдем. Мине гел мыскыл итте, проблемаларыма битараф булды. Хәзер минем үземнең ике балам бар. Үземә җитмәгән назны, яратуны аларга бирергә тырышам.

Ләкин беркөнне иптәш хатыным: "Балаларың сиңа сыенырга тели, ә син аларны читкә этәрәсең"- диде. Ничек инде?! Мин җылы хисләрне бирә белмим ахры. Ничек итеп үземә җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга, яратуны бирә белергә өйрәнергә һәм ничек итеп балаларымны шуңа өйрәтергә?

Сорауга Балтач мәгариф идарәсе янында урнашкан педагогик- психологик бүлек җитәкчесе Гүзәл Закирова җавап бирә:
- Мин сезгә борчылып вакыт уздырырга түгел, ә булган сыйфатларыгызга таянып эш башларга киңәш итәр идем. Балаларыгызга "яратам" дип әйтә аласызмы? Аларны үпкәләтмәслек итеп, "юк" дип әйтә беләсезме? Беләсез икән, сез инде тәрбияләргә әзер. Түбәндәге күнегүне эшләп карагыз: балаларыгызга эш кушар яки кайбер теләкләрен инкяр итәр алдыннан, аларның күзләренә карагыз һәм елмаегыз. Чөнки күңелне күңелгә бары тик ягымлы караш аша гына ялгап була. Күп очракта араларның суынуына сәбәп булып нәкъ менә бер караш җитмәү тора. Караш ул - игътибар. Караш ул - кирәклегеңне тоюның бер билгесе. Ә инде балаларны җылы мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтеп булмый. Алар бу тәҗрибәгә сездән үзләре өйрәнәчәкләр.
9months.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250