Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелсез хәл

Социаль төркемебезгә ярдәм итүебезне яки килеп туган хәлгә ачыклык кертүебезне үтенеп язган хатлар еш килә. Шушы көннәрдә килеп ирешкән хатны да игътибарсыз калдыра алмадык.

Сүз оешма, учреждение территорияләрен тиешле хәлдә тоту һәм мөрәҗәгать итүчеләрнеӊ сәламәтлегенә һәи тормышына куркынычсыз шартлар булдыру турында бара.
"Мин бала белән үзәк хастаханәгә барган идем. Икенче катка менә торган запас ишекне ябып куйганнар. Урамга чыгып поликлиника ягына керәсе дип аңлаттылар. Хастаханә ишегалдыннан барганда бозлавыкта егылдым, башымны ярдым, аны тектеләр. Табиблар, баш мие селенгән, диделәр. Ярый әле балам, иптәшем кулында иде. Балага медосмотр үтәргә дип килгән җирдән мин үзем имгәнеп кайттым».

Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, үзәк хастаханә баш врачы Газинур Давлиевка телефон аша мөрәҗәгать ителде. Аныӊ җавабы түбәндәгечә булды: «Район террорга каршы комиссия карарын үтәп, без 2нче этажга менүче ярдәмче ишекне бикләп куярга мәҗбүр булдык. Ул көнне көне буе бозлы яӊгыр явып тору сәбәпле, барлык ачык өслектә, йөрерлек булмаслык боз катламы барлыкка килде. Бина эчендә җыештыру белән мәшъгүл булган хезмәткәрләрне иртән эшләреннән аерып, территорияне тәртипкә китерү өчен туплау мөмкинлеге булмады. Безнеӊ тарафтан, мөрәҗәгать иткән ханым белән сөйләшү, аӊлашу булды».

Ничек кенә булмасын Россия Федерациясенеӊ Гражданлык Кодексыныӊ 15 һәм 1064 матдәләре нигезендә, оешма территориясендә ул-бу була калса, шул исәптән кешенеӊ сәламәтлегенә яисә үзенә материаль зыян килә икән, шушы оешма җитәкчелеге җавап тотарга тиеш. Бу бары һәряклап тикшерелеп, суд тарафынаннан гына ачыклана һәм чара күрелә ала. Бу законда шулай каралган.

Соӊгы вакытларда, кибет, сәүдә нокталары каршыларында йөреп булмаслык хәл турында да еш мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта да дөреслекне табарга, зыянны кайтарып алырга була. Судка мөрәҗәгать иткән очракта, әгәр имгәнгән булсагыз, рәсми табиб белешмәсе яисә кибеттән алган товарыгыз ватылса, аларныӊ чеклары булуы кирәк.
Фото: mv-rub.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250