Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем бәхетле?

Читтә яшәп, әниең белән җиләк җыйган урман-болыннарны, абыйларың белән балык чиртеп үскән күлләрне сагынып-саргаеп яшәү бик авыр икәнлеген гомер уртасына килеп җиткәч кенә аңлыйсың икән шул.

Гөлфия төнге сәгать икедә телефонына килгән смс тавышына уянып китте. Телефонның тавышын кысып куярга онытылган шул. Банклардан акча тәкъдим итәбез, дигән хәбәрдер инде, дип кенә уйлады да, иренә елышыбрак ятты. Ун минут узмады, телефон тагын хәбәр бирде. Гөлфия урыныннан тормый булдыра алмады, тавышын булса да кысып куйыйм дип телефонын кулга алды. Анда ниндидер ят номердан “Фаил үлгән, миңа ничек тә озата барырга кирәк. Үзем генә бару әлләничек, зинһар миңа иптәшкә бар әле”, дигән хәбәрне укыды.

Гөлфия аптырашта калды. Кем ул Фаил, нинди чит номер бу?! Телефон номерларындагы бер санны гына ялгышып үзенең дә бер белмәгән кешеләргә котлаулар җибәргәне бар иде, шуның ишедер, дип бу хәбәргә әлләни игътибар бирмәде, җаваплап тормады. Телефонын тавышсызга куйды да ире янына йомшак юрган астына качты. Әмма күзгә йокы кермәде. Бер бүленгән төнге йокы килергә ашыкмады. Күпме генә уйларга тырышса да Фаил исемле кеше хәтеренә килмәде аның.

Белгән догаларын укып, балаларына иман-тәүфыйк сорап теләк теләп ята торгач йокыга да кителгән. “Карчык, син чәй дә эчертми озатасыңмы әллә мине эшкә”, дип иренең эндәшүеннән оялып китте. Сәгать телләре иртәнге алтыдан җиденчегә таба китеп бара икән. Иртәнге чәйләр эчеп ирен эшкә озатты. Ишекне дә ябарга өлгермәде, кесә телефоны тавыш бирде. Экранда төнлә хәбәр җибәргән телефон номеры биешә. Шикләнеп кенә телефон төймәсенә басты Гөлфия.

– Гуля, это ты, добрый день, – диде ят хатын-кыз тавышы урысчалап.

– Юк, мин Гөлфия, – диде хатын аптырап.

– Ну, Гульфия, син бит инде. Бу мин Резеда, хәтерлисеңме, бергә укыдык.

Таныды Гөлфия. Исемен әйткәч тә группаларындагы иң чая, чибәр Резеда күз алдына килеп басты.

– Ишеттеңме, Фаил үлгән. Син аны хәтерлисеңме? Миңа Фаилне озатырга барырга кирәк. Үзем генә барырга әллә ничек. Группадашлардан белешкән идем, син намаз укыйсың икән, зинһар миңа иптәшкә Фаилне озатырга бар әле, – диде Резеда татарча-урысчасын бергә әвәләп.

Гөлфиянең риза сүзен көтеп тормады, мин синең адресыңны беләм, үзем килеп алам, дип телефон трубкасын куйды. Хатын аптырашта гына түгел, чарасызлыкта калды.

Укыган елларында Гөлфиядән кыюсыз дип көлгән Резеда ничек итеп ярдәм сорарга булган? Аннан соң кем ул Фаил? Резеда тирәсендә Фаил исемле егет йөргәнен һич хәтерләми ул. Җитмәсә бүген җомга мәчеткә намазга барасы көн. Бер белмәгән ят ирне озатырга барсынмени Гөлфия? Ә иренә ни дияр, аңа ничек аңлатырга?

Резеданың әйткән сүзен үти торган үҗәтлеге яшьлек елларыннан таныш. Шул үҗәтлеге сәбәпле Ташкентка китеп баруын да хәтерли. Бу юлы да үз дигәненә ирешмичә тукталмаячагына шиге юк. Аннан соң мәет озатырга бару саваплы эш дип тә үзен тынычландырырга тырышты. Телефоннан шалтыратып иренә дә җайлап кына аңлатты.

Тегесе студент вакыттан соң бер тапкыр да күрмәгән хатынга ияреп, бер белмәгән авылга мәет озата барырга юләрме әллә син, мулла түгел бит син дип ачуланасы итсә дә, ризалашмый чарасы калмады. Чөнки бу вакыйга аның үзендә дә кызыксыну уятты. Кем ул Фаил?

Көндезге сәгать тугыз тулганда Гөлфияләрнең капка төбенә кызыл чия төсендәге чит ил машинасы килеп туктады. Кунак хуҗабикә каршы чыкканчы ишең кыңгыравына басты. Ишекне ачуга Гөлфия каршысындагы көяз хатын-кызны күреп югалып калды. Яшьлек елларыннан тавышы гына сакланып калгандай тоелды Резеданың. Озын калын толымын кистереп, чем-карага буяган. Кашлары хәзерге мода буенча ясалган калын кара каш, кып-кызыл иреннәр. Өстендәге кара бөдрә кыска туны йөзен тагын да каралтып күрсәтә кебек. Күрешергә кулын сузганда күреп калды: бармак саен алтын-көмеш ялтырый. Дулкынланудан кулындагы машина ачкычын әле берсенә әле икенчесенә күчерә.

– Хәл-әхвәл белешеп торырга вакыт юк, соңга калуыбыз бар, барысын да юлда сөйләшербез, әйдә киттек, – диде Резеда. Гөлфия Резеданың төс-кыяфәтеннән уңайсызланып калды. Мәет озатырга болай барса үзенә үк уңайсыз булачагын чамалап:

– Яулыгың бармы соң, – дип сорады куркып кына.

– Нәрсәгә ул, мин абыстай түгел бит, Фаилгә бәхил бул, дип әйтәм дә, хәергә акча биреп калдырам да китәм, – диде көяз хатын.

– Алай килешеп бетмәс, концерт түгел бит инде ул, – диде Гөлфия. –Менә бу яулыкны алыйк әле, кергәндә булса да башыңа ябарсың дип, яулык сузды.

– Кая, абыстай кушкач япмый булмас, – дип кинаяле көлү белән башына яулыкны ябып куйды. Резеда миңа килешми бит, диеп көзге каршында алай да, болай да бөтерелә торгач, Гөлфия килештерү җаен тапты. Итек буявы кебек чем-карага буялган чәчләрен яулык астына яшереп, кызыл иннеген сөртеп куйгач, нурланып киткәндәй тоелды Резеда. Ике хатын юлга кузгалды. Студент еллары кире кайткандай булды. Гөлфия тыныч кына Резеданың үзе сүз башлавын, Фаилнең кем икәнен сөйләр дип көтте.

– Аптырап калдыңмы Гөлфия, ачуланма инде. Әйтеп, әйтеп карыйм, берсе дә ризалашмады бит барырга. Ә барырга кирәк. Фаил гел төшемә керде. Ялгышуымны соң аңладым шул. Әле ярый үлгәнен белеп калдым. Интернет дигән нәрсәнең файдалы ягы да бар икән бит. Мескенкәй, үзе андый нәрсәне белмәгәндер инде ул. “Одноклассник”та аларның авылы турында төркем бар икән. Шуны гел карап бара идем, карыйм, бүгенге төндә авылдашыбыз Фаил мәрхүм булды, дип язганнар. Фамилиясен сорадым. Шул бит бу, яшьлектә калган Фаил...

Хәтерлисеңме, син әниең авырткач үзегезнең авылга кайтып киттең, ә без Фаил яшәгән авылга көзен бәрәңге чүпләргә кайттык. Шунда таныштык без аның белән. Без бәрәңге чүплибез, алар берничә авыл егете трактор, машина арбасы өстендә чиләкләп бәрәңге бушата. Коеп куйган чибәр, кыю булмаса да ниндидер бер үзенә тартып тора торган ягы бар иде. Менә шул ягы хәрап итте инде. Шулай да, үзең беләсең бит, баскан җирдән ут чыгара торган кыю егетләр ошый иде миңа.

Шулай булса да Фаил белән дә араны өзмәдем. Тулай торакка да килеп йөрде. Икәүдән икәү генә калып йөри башлагач, балага узганымны белдем. Әмма Фаил Вадим белән очрашканымны да белә иде. Алай да чык миңа кияүгә, бала кемнеке булса да алам мин сине, диде. Юк, дидем, син тормыш итә торган кыю түгел, аннары син әниең яныннан гомер чыгып китмисең, мин авылга кайтмыйм, дидем. Шулай итеп юллар аерылды.

Баланы алдырдым да, Ташкентка чыгып киттем. Вадим да Казанында калды. Тегендә бер үзбәккә чыктым. Әмма балабыз булмады. Фаил рәнҗегәндер дип уйламадым, чөнки бала үстерәм дип үзем дә бик хыялланмадым. Бала җаваплы ул, минем үзем өчен яшисем килде. Үзбәк иремнең туганнары бала булмагач миннән аерылырга әйткән. Үзе дә бик бала теләде. Икенче хатынга өйләнде, җиде балалары бар. Шулай итеп мин хәзер үзем генә. Яшь вакытта уйландырмады, хәзер авылымны бик сагынам. Ләкин авылым да, әти-әнием дә юк. Үзбәк ирем Казаннан фатир алырга булышты, машина алып бирде. Менә шулай яшәп ятам...

Фаил яшәгән авылга килеп җиткәндә көндезге сәгать унбер тула иде. Капка төбенә халык җыйналган. Гөлфия белән Резеда да халык арасына, авыл апалары янына кереп урнашты. Чит кеше бит, кайсысы туганы икәнен дә белеп булмый. Кемнең кайгысын уртаклашырга? Туганнары булган микән? Фаилнең тыйнак гомер кичерүе йорт-җиреннән үк күренә. Бер тапкыр да буяу күрмәгән капка-койма да авыша башлаган. Буялып та төсе уңган йорт. Яшь иде әле, әнисе үлеп киткәч бөтенләй уйчанланып калды шул, диде арадагы йомры гына бер апай. Күршесе икән.

– Быелдан да калмыйм, өйләндерәм мин сине, дигән идем, өлгермәдем, – диде шул йомры гәүдәле хатын. Өйләнеп куйса бер дигән ир булырлык кеше иде инде ул. Кызларга да ачуым килә, әллә кайдан әллә кемнәрне көтәләр кияүгә чыкмыйча. Авылда да менә дигән егетләр әрәм булып яши бит, – дип өстәде яшь аралаш.

– Йорт-җирендә уңайлыклары да булмаган шул, газы керсә дә, суы кермәгән, сарайлары да искергән, машинасы да юк ди. Хатын-кыз хәзер барысын да карап, санап чыга шул, – диде арадагы озын буйлы хатын.

– Бәхетсез җан инде, – дип өстәде йомры гәүдәле күрше хатын.

Шушы сөйләшү Резеданың йөрәген яралады. Юк, юк, туган нигезендә гомер итеп, соңгы юлга авылдашлары озата алган кеше иң бәхетлесе, дип кычкырасы килде аның.

Ул арада ишегалды уртасында алдан әзерләнгән урынга җеназаны алып чыгып куйдылар.

– Авылдашыбыз Фаил бик яхшы күңелле, игелекле кеше иде. Күңелебездә мәңге сакланыр, йорт-җире төзек, нык булмаса да, авылыбыз мәчетенә һәрчак ярдәм итеп яшәде, әнисен тәрбияләде, урыны оҗмах түрендә булыр ин шәә Аллаһ, – диде авыл мулласы.

Резеданың аяк буыннары калтырады. Кайчан да бер үзенә дә үлем киләсен уйлап куркынып калды. Фаилнең ялгыз яшәвендә, иртә үлемендә үзен гаепле санады. Әгәр дә теге вакытта баланы төшермичә, аңа кияүгә чыгып яшәгән булса, хәзер тулы матур гаилә булып яшәрләр иде бәлки. Фаил дә ялгызы яшәп, иртә китеп барган. Резеданың да бер генә дә күңел шатлыгы, тынычлыгы юк.

...Фаилне алып киттеләр. Резеда күңелдән генә, хуш, бәхил бул, Фаил, миңа рәнҗеп китмә, дип елый-елый озатып калды. Авыл хатыннары дәррәү килеп мәет чыккан йортны, керләрне юарга кереште. Резеда куркып кына теге йомры гәүдәле күрше хатынына дәште.

– Мин Фаилнең танышы идем. Ашларын үткәргәндә аз булса да ярдәмем булыр, – дип конвертка тыгылган хәер акчасын сузды.

– Тукта әле ханым, алай гына алып булмый, ул хәергә дога да кылырга кирәк. Минем кайнанам абыстай, әйдә дога да кылыр, чәй эчеп җылынып та китәрсез, керик әле, – дип үзләренә дәште.

Резеданың керәсе килмәсә дә, Гөлфия яхшы түгел, дигәч күрше хатынына иярделәр.

Яп-якты җылы йорт. Түрдә утырган карчыкны кысып-кысып кочаклыйсы килде Резеданың. Әнисенә ошатты. Тик, кыенсынды. Ул арада чәй дә әзерләнде. Табын артында сүз гел Фаил турында барды.

– Миңа эч серләрен сөйли иде ул. Яраткан кызы булган аның. Син кыюсыз, тормыш итеп булмый дип аңа кияүгә чыкмаган шул. Балалары да булган, тик, теге хатын баланы тапмаган. Шуннан соң күңеле кайткан аның хатын-кыздан. Кыюсыз, оялчан дип әйтерләр дип беркем белән дә танышмады. Теге кыз да ялгышкан инде, яшьлек бит, кыюларны булдыклы дип уйлагандыр. Оялчан егетләр дә бала була башлагач кыюланып китә ул. Балаларны үстерәсе бар бит, тырышасың-тырмашасың, үзеннән үзе әрсезләнәсең, – дип сөйләде дә сөйләде йомры гәүдәле күрше табын көйләгән арада.

Резеда үзе турында сүз барганын аңлап оялды, кызарды, күңеле тулышып елап ук җибәрде. Гөлфия нишләргә дә белмәде. Күрше хатын сез кемнәр дип сораса ни дияр. Дәшми дә торып булмый бит, Резеда аны шуның өчен, иптәшкә алып килде дә бит инде. Бәхеткә, күрше хатын андый сорау бирмәде. Дога кылганда әйтер өчен әтиләренең исемен сорап кайнанасына әйтте дә, Фаил йортына авылдаш хатыннар янына булышырга ашыкты. Капканы чыкканда да, ялгызы яшәде шул мескенкәй, бәхете булмады шул, дип кабатлады.

– Юк, сез ялгышасыз, Фаил бик бәхетле яшәгән, – дип кычкыра-кычкыра елыйсы, туган җирдә читтә яшәүнең бәхетсез икәнлеген аңлатасы килде Резеданың. – Менә минем фатирым да, машинам да бар, әмма мин бәхетсез. Бәхетсез икәнемне хәзер аңладым, тик соң аңладым, – диясе килде. Әмма, син кем дип сорасалар ни диярмен дип телен тешләде.

Кайчандыр авылыннан китеп, шәһәрдә тулай торакта, ялгыз фатирда картаеп үлгән кешеләрне дә күргәне булды аның. Аларга караганда Фаил иң бәхетлесе! Читтә яшәп, әниең белән җиләк җыйган урман-болыннарны, абыйларың белән балык чиртеп үскән күлләрне сагынып-саргаеп яшәү бик авыр икәнлеген гомер уртасына килеп җиткәч кенә аңлыйсың икән шул. Яхшы машина, затлы фатир, баскан җирдән ут чыгара торган кыю ир, бала алып кайтмыйча үзеңне генә яратып яшәү бәхет түгел икән ул.

Замира Сәмигуллина.

Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш