Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем МИН – ТАТАР булмагач? (+фото)

Кичә, 16 гыйнварда Арчада Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәүге тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Татарстанның Мамадыш, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан килгән вәкилләрне Арчага җыйнап, беренче тапкыр татар милләтенең киләчәк юлларын билгели торган документның нигезләрен нәкъ менә Арчада тәкъдим итү очраклы түгел, дип утырышны ачып җибәрде Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

“Бу документны әзерләүдә һәрбер татар кешесе катнашырга тиеш. Документны «без» дип, балаларым, оныкларым хакына татар булып каласым килә, дип йөрәк аша уздырып языйк»,- дип һәрбер татарны берләшеп эшләргә чакырды ул

Бу киӊәшмәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Милли Шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк тарихын өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, тарихчы, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин, Ш.Мәрҗани исемендәге икенче санлы татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина чыгыш ясадылар.

Бүгенге очрашу әлеге мәсьәләгә кагылган тәүге очрашу буларак үтсә дә, ул соңгысы булмаячак, диде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. Милли Шура катнашында 30 август көнне – ТАССРның 100 еллыгы алдыннан кабул ителәчәк документның проект өлешенә чыгу 15 июньгә – Изге Болгар җыенына билгеләнгән. Әлеге вакытка кадәр документ эскизына халыктан тәкъдимнәр җыелачак. Бу максаттан эшче төркем гыйнвар аенда Татарстан районнарында, февраль-март айларында Россия төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар уздырырга җыена. Киләсе утырыш 18 гыйнварда Норлат районында үтәчәк.

Искәртеп үтәбез, Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында — tatar-congress.org урнаштырылган. Тәкъдимнәр tatar-congress@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев