Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем син, татар баласы? Яки белгечләр ярдәме белән киләчәккә күз салу

Быел туган сабыйлар бездән баерак булачак, алар берничә һөнәр алмаштырачак һәм 80 яшькә кадәр яшәячәк.

Белгечләр 2019 елда туган балаларның киләчәген фаразлаган. Моның өчен, Росстат мәгълүматларын, министрлык планнарын, Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларын һәм белгечләр үткәргән тикшеренүләрне җентекләп өйрәнгәннәр.

Киләчәк кешесе ул – ир-ат. Дөньяны хатын-кызлар басып алган, дип фикер йөртүчеләр күбрәк булган заманда моңа ышану кыенрак, әлбәттә. Әмма белгечләрнең үз туксаны тук­сан. Росстат мәгълүматларына караганда, малайлар кызларга караганда ешрак туа, дигән­нәр. Дөрес, гомер узган саен, хатын-кызлар саны арта.


Киләчәк кешесенең исеме – Әмир. Татарстанда туган ма­лайларга иң еш бирелә торган исемнәрнең берсе бу! Ил кү­ләмендә исә соңгы дистә елда яңа туган сабыйларга ешрак Александр дип кушалар. Бел­гечләр фикеренчә, исемнәр рейтингы быел да үзгәрмәячәк. Әмирнең туган көне – августта. Россиядә җәйнең соңгы аенда бала табучылар саны күбрәк, ди Югары икътисад мәктә­бе­нең демография институты бел­гечләре. Әйтүләренә кара­ганда, киләчәк кешесе тулы гаи­ләдә дөньяга киләчәк. Ни кызганыч, ул әти-әнисенең бер­дәнбер шатлыгы булачак. Чөнки бүген һәр өч гаиләнең икесендә бер генә бала тәр­биялиләр.


Әмирнең әнисенә – 26 яшь. Әтисенә ничә яшь икәне төгәл билгеле түгел. Ник дисәгез, статистика мәгълүматлары әни­ләрнең яшен генә исәпкә ала бит. Гаиләдә ир дә, хатын да тигез хокуклы булачак. Бө­тенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары әнә шулай ди. Сабыйның әти-әнисе сәүдә өлкәсендә эшләячәк, дип фаразлана. Аларның һәркайсы аена 24 мең сум чамасы хезмәт хакы алып эшли. Бәхетле әни балага өч яшь тулганчы декрет ялында утырырга ниятли. Алар ике бүлмәле фатирда яши. Өйдә ике телевизор, суыткыч, кер юу машинасы һәм тузан суырткыч бар.

Кибербалачак

Әмиргә өч яшь тулгач, ул балалар бакчасына китәчәк. Бу вакытка кадәр илдә балаларны бакчада урын белән тәэмин итүгә бәйле кытлык юкка чыгачак. Бишь яшьтә исә Әмир сәләтне үстерү түгәрәк­ләренә йөри алачак, дип вәгъдә итә “Мәгарифне үстерү” федераль проекты. Без ияләшкән бию, җыр, спорт тү­гәрәкләреннән тыш, балага робот техникасы, космик дизайн, био­тех­нологияләр кебек заманча юнәлешләр дә тәкъдим ителәчәк. Әмирнең дуслары арасында Камил, Матвей, Артем, Ясминә, Әми­н­ә, Сафия, Алисә һәм Валерияләр күбрәк.


Әмир беренче сыйныфка укыр­га кергән 2026 елда илнең белем бирү системасы дөнья күләмендә иң яхшыларыннан бер­се булып саналачак. Моңа 2024 елда ук ирешмәкчеләр. Ул вакытта бөтен укучылар да беренче сменада белем алачак. Гомумән, алар икенче яки өченче сменаның ни икәнен дә онытып бетерәчәк. Дәресләр – шул ук, белем бирү технологиясе генә ү­з­гәрергә мөмкин. Моннан тыш, гадәти әсбапларны электрон китап­лар алмаштырачак, ә дәрес­ләр, кирәге чыкса, дистанцион рәвештә укы­тылачак, дип кө­телә. Замана бала­сының математика дәресендә алма уры­нына, кредит буенча процент исәп­ләве дә га­дәти хәлгә әвере­ләчәк. Робот техникасы түгәрә­ген­нән тыш, Әмир белемен арттыру өчен, “кванто­риум”­га да еш йөриячәк. Бүген алар төзелеп кенә килә әле.

Роботлар белән көндәшлек

Әмир кем булып эшләячәк, дигән сорауга җавап бирү иң кыены, ди белгечләр. Чөнки киләчәк баласы яшәячәк чорда күп кенә һөнәрләрне роботлар алмаштырачак. Шуңа күрә Әмиргә берничә тапкыр белемен арттырырга һәм яңа эшкә урнашырга туры кил­мәгәе. Киләчәктә күзаллау сәләте, дизайнерлык осталыгы, иннова­цияләрне яхшы белү кебек сыйфатлар югары бәяләнәчәк.
Мәсәлән, 2030 елда био­инфор­матик (авыруга китергән сәбәпләр­не ачыклау өчен, аны компьютерлаштыру), сити-фер­мер (биек йорт түбәсендә авыл хуҗалыгы сәнәгатен оештыру) кебек яңа белгечлекләр барлыкка киләчәк, диелгән Бөтен­дөнья табигать фонды төзегән “Һөнәр­ләр атласы”нда.

Бәхетле һәм озак

Әмир булачак хатыны Ясминә (монысы кызларга иң еш кушыла торган исемнәрнең берсе) белән интернетта танышачак. Киләчәк­тә “дөнья пәрәвезе” димче карчыкларны тулысынча алмаштырып бетерә­чәк, ди. Интернет аша танышу – беренче урынга чыгачак. Әмиргә сөйгән ярын сайлавы җиңелрәк тә: 2040 елда илдә 1 мең ир-атка 1 мең 100 хатын-кыз туры киләчәк.


Аларның ике баласы булачак, дип фаразлана. Тәгаенрәк әйтсәк, 2050 елда илдә яшәүче бер хатын-кызга 1,8 яңа туган сабый туры ки­ләчәк. Әмир белән Ясминә го­мергә бергә булырмы-юкмы, монысы билгесез. Рәсми мәгълү­мат­ларга караганда, бүген илдәге гаилә­ләрнең өчтән икесе таркала. Аның каравы, Әмир үсеп җит­кәнче тормыш дәрәҗәсе яхшырачак. Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2036 елда хезмәт хакы күләме 1,6 тапкыр артачак. Әлеге күрсәткеч тот­рыклы рәвештә үсүен дәвам итсә, 2050 елда Әмир безгә караганда ике тапкыр күбрәк хезмәт хакы алып эшләячәк. Ул 68 яшькә кадәр яшәячәк. Әмма Илбашының май указлары тормышка ашса, Әмир 80 яшьлек юбилеен да билгеләп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев