Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кемгә футбол, кемгә базар (+фото)

Кичә Норма мәдәният йортында үткән җыенда соңгы вакытта көн саен чаралар үткәрелүгә карамастан, халык актив килгән иде.

Районыбызда үтә торган халык җыенннарының чираттагысы Норма җирлегендә булды. Халыкның җыелышка күпләп килүе сайлаулар көнне дә бу җирлектә яшәүчеләр битараф калмаслар, дигән ышаныч уята. Сорауларны да күпләп бирделәр монда. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның чыгышын җирле башлык Тимур Гатауллин алдан тулыландырып куйды дисәк тә, артык булмас. Өч меңнән артык яшәгән җирлек районда иң зурлардан. Узган хисап чорында күп өлкәләрдә күләмле эшләр башкарылды. Халыктан кергән сораулар да әле чишелешен көтә торган мәсьәләләр барлыгын күрсәтте. Авыл эчендәге юлларны ремонтлау, спорт мәйданчыгын булдыру, хәтта базар салу кирәклеге дә яңгырады чыгышларда.

Халыкның активлыгы шатландыра, җирлектә яшәүчеләр сайлау көнне дә битараф калмаслар, диде район башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыелыш