Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кемгә медаль?

Русиядә “За отвагу на пожаре” медале һәм “РФ янгын сагы атказанган хезмәткәре” исеме булдырылды.

Беренче бүләк белән аӊлашыла, чөнки соӊгы вакытларда янгын чыгу мисаллары бик күбәеп китте, ике көннеӊ берендә янгын чыга, хезмәт хакы гына алган хезмәткәр, аныӊ бурычы булса да, ялкынга эченә ташланмаска мөмкин. Ә болай кешеләрне коткаруда аерым батырлык үрнәге күрсәтелгән булса, рәхим ит, Сина медаль! Кешеләрне янгыннан чыгару, материаль байлыкларны саклап калу очраклары аз түгел, димәк, медаль чын үзенеӊ ияләрен табар, дип ышанабыз.

Икенче бүләккә килгәндә, аз гына аӊлашылмый, бу янгыннарны сүндерүдә актив катнашкан гади хезмәткәрләргә бирелерме, әллә инде газетада язылганча, «сүндерү операциясе белән» идарә иткәннәргәме? «Янгын сагы» булгач, гади халыкка күпсанлы беркетмә төзеп, күп итеп штраф салучыга эләкмәсме бу исем? Минемчә, мондый исемне җаваплы хезмәткәр беркетелгән районда, өлкәдә иӊ аз янгын очраклары булганнарга гына бирергәдер. Хәер, медале һәм исеме булгач, иясе табылыр, борчылмыйк җәмәгать.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль