Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кемнәр район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде?

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Водстрой» оешмасы инженеры Вагыйз Мөдәрис улы Габдрахманов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен «Активист» хуҗалыгы энергетигы Андриян Поликарпович Соловьев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтач Агрохимсервис» җәмгыятенең машина йөртүчесе Габделфәрт Бәдегытдин улы Сәлахов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Шеңшеңәр урта мәктәбе тәрбиячесе Гөлүсә Габидулла кызы Мөхәммәдиева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне, иҗтимагый тормышта актив катнашканы һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Норма авылыннан хезмәт ветераны Мулланур Фәхретдин улы Миңнебаев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сорнай» җәмгыяте тракторчысы Вячеслав Петрович Мойсеев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Иске Чепья авылыннан Һава-десант гаскәре ветераны Михаил Семенович Чупанов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев