Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кемне дошманнан сакладык? »

Әтиемнең дуслары бик күп. Аларның һәркайсының үз язмышы, кайсы ишле гаиләдә үскән, кайсы үзе хәзер күп бала тәрбияләп үстерә. Ә менә Урта Көшкәт авылында туып үскән, бүгенге көндә Түбән Ушма авылында яшәүче дусты Владимир Кондратьев турында аерым бер хөрмәт белән сөйли ул.

Владимир Павлович Кондратьевның үткән тормыш юлы бик гыйбрәтле. Әти-әнисе гап-гади колхозчылар булган гаиләдә үскән. Володя абыйга хәрби хезмәтен кайнар ноктада, тау-ташлы Әфганстан туфрагында үтәргә туры килә. Ул елларда башыннан кичкәннәр турында сораша башласак, Владимир Павлович уңайсызланып кына сүз башлый: «Без гаиләдә 4 ир-егет үстек. Беребез дә хәрби хезмәттән читләшеп йөрмәдек. Ике ир туганым Мәскәүдә һәм Киров өлкәсендә, берсе Төрекмәнстанда, ә мин Әфганстанда хезмәт иттем. 1980 нче елның 20 нче октябрен бүгенгедәй хәтерлим әле. Яңгырлы, елак көз иде. Мин - 20 яшьлек егет авылдан, районнан берүзем хәрби хезмәткә китәм. Табигать белән бергә әти-әнием дә елый, улларын хәрби хезмәткә озаталар бит. Барасы юлыбыз җиңел булмады. Казан шәһәре хәрби комиссариатыннан юлда арып, талчыгып килгән 500 шофер егетне төнлә кабат озын юлга алып чыгып киттеләр. Поезд белән алты тәүлек барганнан соң, Ташкент шәһәренә килеп урнаштык. Биредә ай ярым хәрби хәзер¬лек курслары үткәч, 19 нчы декабрь төнендә Әфганстанның Кабул шәһәренә озаттылар. Караңгы төндә күкне ярып очкан ТУ-154 самолеты 154 сөлектәй яшь, кыю егетләрне эссе, тау-ташлы Әфган иленә китерде. Хезмәттәшләрем арасында үзебезнең районнан егетләр булмаса да, Казаннан - бер, Арчадан киткән биш егет белән тиз арада аерылмас дусларга әверелдек. 37116 номерлы махсус әзерлекле батальонда хезмәт иткән шофер-ефрейтор буларак, ике ел дәвамында Кабулдан Термезга 10 тапкыр йөк алып барырга туры килде. Шушы ике шәһәр арасындагы михнәтле юл минем йөрәгемә жуелмас яралар салды. Бу юлда гади Әфган халкын гаделсезлекләрдән сакларга килгән бер гаепсез солдатлар башларын салдылар, күпмесе төрле тән җәрәхәтләре алды.
Кан төсендәге кып-кызыл мәк кырлары үстереп, ак үлемгә юл яручы бу як халкы яшь солдатлар күңеленә үчле, мәкерле булуы белән дә кереп калды. Һава температурасы 70 градуска җиткән вакытлары була иде. Эсселектән әлсерәгән, хәлсез картларны кызганып, ихлас күңелдән су биргән солдатларны дошман пулясы сызып үткән мизгелләрне онытырлыкмы соң? Якларга, сакларга дип килгән солдатларны гади халык үзе үк мәсхәрәли иде. Әфганстан җире тормышны ныклап танырга да өлгермәгән бездәй егетләргә ачы сабак бирде. Биредә берәүне дә кызганырга, берәүгә дә ышанырга ярамый - гомерең белән җавап бирәсең. Әфганстанның тау-ташлы юлларында йөрү яшь солдатларга гына түгел, тәҗрибәле шоферлар өчен дә сират күпере кичү белән бер булгандыр. Туган якка кайтырга 2 ай калгач, махсус йөк белән 45 машина бер сафка тезелеп юлга чыктык. Дошман белән иң нык бәрелеш шул вакытта булды. Без 30 хезмәттәшебезне югалттык. Минем белән хәрби хезмәтен Кабулда башлаган Арча районы Пөшәңгәр авылы егетен дә үлем тырнагыннан алып кала алмадык. Хәрби йөкне исән-сау алып кайтып җиткерә алган шофер буларак мине, «Сугышчан батырлыклар өчен» медале белән бүләкләделәр. Туган якларга кайтканга 31 ел вакыт узса да, ул еллар бер дә онытылмый. Кем өчен сугыштык без, кемне дошманнан сакладык? Инде олыгаеп барган акылым белән уйлыйм да, мөгаен, бу илдә безнең үзебезне сакларга кирәк булгандыр».
Билгеле, сугышта яхшы һәм яман халык була алмый, яулап алучы - җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр генә була ала. Әфган җирендәге аңлаешсыз сугышның яшь корбаннары инде олыгаеп киләләр, хәтта кайберләре безнең арабызда да юк. Владимир Павлович кебек гаделлек өчен сугышканнар без яшь буынга горурлык, йөз аклыгы булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250