Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кемнәр администрациягә хат язды?

Башта яхшылап, бар яктан да өйрәнелә, аннан соң гына хәл ителә.

Быелның 6 аенда район Советына һәм район башкарма комитетына гражданнардан барлыгы 325 мөрәҗәгать кергән. Узган ел белән чагыштырганда мөрәҗәгать итүчеләр 22 процентка күбрәк. 87 граждан шәхси кабул ителгән.

Үз адресларын күрсәтеп, еш мөрәҗәгать итүчеләр арасында Балтач шәһәр җирлегеннән - 23, Карадуган - 6, Чепья һәм Бөрбаш авыл җирлегеннән - 5әр, Норма һәм Яңгул авыл җирлегеннән - 4әр, Кече Лызи, Сосна, Салавыч авыл җирлегеннән - 2, Югары Субаш һәм Урта Көшкәт авыл җирлегеннән 1әр кеше санала.  Гомумән, авыл җирлекләренә үзләренә барлыгы 3465 мөрәҗәгать кергән, шуларның 3447е уңай хәл ителгән (98 проценты). Мөрәҗәгать итүчеләргә килгәндә, алар күбрәк социаль яклауга мохтаҗ гражданнар, пенсионерлар, бюджет оешмасы хезмәткәрләре, шәхси төзелеш алып баручы яшь гаиләләр. Муниципаль хезмәткәрләр өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшне яхшырту өчен “Халык белән хезмәттәшлек-гражданлык мөрәҗәгатьләре белән эшләү” темасына укулар оештырыла. Бер генә мөрәҗәгать тә каралмыйча калмый, башта яхшылап, бар яктан да өйрәнелә, аннан соң гына, кануннарга нигезләнеп, һәрберсенә җаваплар әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җирле хакимият органнары