Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кенә-Кенәбаш арасы... Машинаң чыдармы, адәм баласы? (+фоторепортаж)

Атна ахыры җитү белән күбебез туган авылга юл тотабыз. Аның табигате дә, һавасы да сагындырган була. Тик, туган авылым Кенәбашка кайткан саен карлар белән бергә эреп, елдан-ел начарая барган юлларга тап булабыз.

Беренче елын гына авыл халкы бу хакта зарын җиткерми инде. Көн дә шуннан эшкә йөрүчеләр арасында ни өчен салым түлибез икән без, машина шушы юлларда йөреп кенә бетә бит инде диючеләр дә бар. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртасы булса да машина килеп җиткәнен өстәмә вакыт белән көтәргә кирәк. Карадуган һәм Түбән Кенә мәктәпләренә йөреп белем алучы балалар да шушы чокырлы юллар аша көн дә үтә.

Үз башына төшмәгән кеше, әлбәттә, мондый юллардан йөрүнең кыенлыгын аңлап та җиткермидер. Ләкин соңгы елларда районыбыз буенча бик начар дигән юллар инде төзекләндерелә башлагач, без дә үз чиратыбызны көтә идек, ләкин әле быел да буласы түгел, ахры. Тагын басу юллары кибеп киткәнне көтеп, шуннан җилдерәсе көннәр алда булыр ахры әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кенәбаш авылы Кенә авылы Юлларны төзекләндерү начар юллар