Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кенәбашка юл кирәк!

Субашлылар юл эшләнгәнгә сөенгән мәлдә, Кенәбаш халкы юлсызлыктан тилмерә.

Чакыр-чокырдан туйган шоферлар инде басу юллары аша әйләнгечтән дә йөри башлаган, тик бит җайлап көзгә керә барабыз, аннан да йөреп булмаячак. Узган якшәмбедә “Игенче” хуҗалыгында эшләүчеләргә Кенәбашның ындыр табагыннан ашлык бирделәр, шуны өйләренә алып кайтканда кемнеңдер ике капчык хәләл көче белән эшләп алган игене юлда төшеп калган. Гел сикертмәләрдән генә торган мондый юлларда капчык кына төшеп калу бер хәл. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртсаң да, авыруны үзәк хастаханәгә алып төшәсе булса да, авылда янгын чыгып, янгын машиналары чакыртасы булса да бу юлдан тиз килеп, ярдәм итәрләр дип ышанып булмый. Чиктәге авыл дип карамыйча, Кенәбашка баручы юлны гадәттәгечә таш салып кына түгел, ныклап төзекләндерсеннәр иде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев