Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үкенечләр җанны телмәс

Юкка чыккан һәм сүнеп баручы авыллар турында соңгы вакытта еш телгә ала башладык.

Читкә таралган, башка төбәкләргә күченгән халкы өчен, ничек кенә булмасын, авылы юкка чыкса да, алар өчен газиз булып кала бирә. Тархан авылы халкы өчен дә нәкъ шулай.

…Үзендә урнашкан Халыклар дуслыгы музее белән бергә милләтләр дуслыгы өлгесе буларак та данлыклы(биредә татар, удмурт, рус, мари, чуваш һ.б. милләтләр яши) Чепья авылының «чишмә башы», аннан 5-6 чакрым читтә урнашкан Иске Чепья авылында яшәүче дусларым Борис һәм Микәйлә безне Тәрхан авылы бәйрәменә чакырдылар. Әйдә, табыннар әзер дисәләр дә, гәрчә әле бәйрәм чарасы башланырга бер сәгатькә якын вакыт булса да, аларга кайтышлый керергә вәгъдә биреп, Тәрханга юнәлдек. Тәрханга юл Арборка елгасы, урман-таулар, болыннар аша үтә икән.

Гадәттә башка авыллар хакында сүз чыкса, «анда минем шундый дус яши яки анда безнең шундый туганнар бар дибез. Беләбез янәсе… Бу нисбәттән мин Тәрханнан беркемне дә белмим дигән уй белән килгән идем… Таныш кешеләрне күп очраттым – кайсы Нөнәгәрдән, кайсы Чепьядан, кайсылары Балтачта яшәүчеләр. Башта мин аларны үзем кебек тамаша кылырга килгән кешеләр дип уйлаган идем…

…Төп тәрханлылар өчен генә түгел, минем кебек чит кешеләр өчен дә бәйрәмнең иң кульминацион өлеше – бәйрәмнең «төп дирижеры» Дания ханымның «исемлек буенча», кул күтәртеп (укытучының эш алымы), аерым-аерым һәр йорт нигездән, нәселдән кемнәр, ничә кеше катнашуын барлау булды. Авылга иң беренчеләрдән нигез коручыларның берсе – Гыйбадулла бабай нәселе аталгач, бәйрәм кунаклары гөрләп куйды, төрле почмаклардан «без» дип дистәләрчә куллар күтәрелде. Фәрит дустым утырган өстәл дә «без»елди. Баксаң, дустымның хәләл җефете биш улын сугышка озаткан Гыйбадулла картның яудан исән кайткан ике улының берсе Фәсхетдин кызы икән.

Бирегә килгәнче үк Нөнәгәр авылының мәгариф ветераны Дания Кәлимуллинаның район газетасында басылган «Үкенечләр җанны телмәсен» дигән язмасы аша бу авыл тарихы белән хәйран таныш идем инде. Дания апаның язмасыннан күренгәнчә, бу авылга 1928 елда нигез салына.

Чын-чынлап, бәйрәмгә кереп киткәнче, очрашу бәйрәменең «авторы», бәйрәмне оештыруга бөтен күңелен салган, авылдашларын үткәннәргә алып кайтучы мәгариф ветераны, мөгаллимә Дания Кәлимуллинаның үзе белән кыскача гына таныштырып үтим әле.
18 яшьлек кызлар кебек җитез, йөгереп кенә йөрүче ханымга кем 73 яшьне бирер икән? Тәрханда туып-үскән. Туган авылыннан чыгып китүенә генә дә 54 елдан артык вакыт үткән. Университетның тел-әдәбият бүлеген тәмамлаган. Әти-әнисе әле Тәрханда калсалар да, Дания аларның туган авылына, Нөнәгәргә барып төпләнә, тормышка чыга. Башта мәктәптә тәрбияче, өлкән вожатый булып эшли, аннан соң лаеклы ялга киткәнче мәктәптә татар теле һәм әдәбият укыта…

1995 елда авыл тарихы белән кызыксына башлый. Бөтен көчен куеп, материаллар туплап, К.Тумашева исемендәге музейга нигез сала. Укыту эшеннән бүген дә аерылмаган. Балтачта мәдрәсә тәмамлагач, авыл хатын-кызларына дини гыйлем бирә. Бу очрашу үзенә күрә бер традициягә әверелеп, инде өченче тапкыр оештырыла икән. Очрашу бәйрәменә шушы авылда туып-үскән кешеләр, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары, ераклардан күп кенә кунаклар кайткан..

«Иркутск-Ленинград, Урта Азия, Россиянең төньяк райннарында яшәүче авылдашлар ара ерак дип тормадылар – кайттылар. Үземнең абыем гаиләсе, балалары, оныклары белән Ангарскидан кайтты. Балаларының Туган якларын күрмәгәнгә күп еллар иде инде. Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Чаллыдан, республиканың төрле районнарыннан, Башкортстаннан, һ.б. кайттылар», – ди Дания апа.

«Без иртән Нөнәгәрдән Тәрханга төшкәндә юл тигезләнгән иде. Әнә бит килеп-китүчеләр дә таудан курыкмыйча менеп-төшеп йөрделәр. Югыйсә, Нөнәгәрдән кул сузымы ераклыгындагы авылга Чепья аша урап йөрү бер дә рәхәт эш түгел иде. Бәйрәмгә килүчеләр хуҗалык рәисенә рәхмәтле булдылар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ул арада көн дә аязып китте. Тирә-як авылларда яңгыр явып торса да, Тәрхән күге өстендә кояш балкыды, чалт аяз көндә бәйрәмне үткәрергә насыйп булды. Минем дә караңгы уйларым таралды», – дип, Дания апа үзенең кичерешләре белән уртаклашкан арада…

ИКЕ ЙОРТЛЫ… АВЫЛ?

…Мәшһүр шагыйребез: «Зурмы?- дисәң, зур түгелдер…» дигән күк, безне бер-берсеннән 100 метр чамасы ераклыкта урнашкан йорт-җирле, каралты-куралы ике хуҗалык, алар арасындагы хәтфәдәй үлән каплаган урам-мәйданчыкта үзенә 50-60 кешене кабул итәрлек мул сый-нигъмәтле табын каршы алды. Берсе хәйран иске, таркалу хәленә килгән биләмә 10 елдан артык авылда бер үзе генә яшәгәнгә «Тәрхан губернаторы» кушаматы алып, үткән кышта гына бакыйлыкка күчкән Илгиз Сәләхов яшәгән хуҗалык икән…

МУЛЛАГАЛИЕВЛАР

Ә икенчесе, хәйран таза, бүгенге бәйрәмдә авылның яшәвен раслаучы, төзек йорт Муллагалиевларныкы, Галимҗан йорты диләр. Муллагали абзый белән Мөхипҗамал апа 7 бала үстерәләр. Үсеп буйга җиткәч, туган йорттан төрле якка таралалар. Инде алары да мәңгелек йортка күчеп беткәннәр.
90 ел элек бу нигезгә тәүге казыкны Муллагали Әхмәдиев каккан. Дәвамчылары улы-килене Мөнирә һәм Галимҗан «гомер нокталары»на кадәр шушы нигездә яшәгәннәр.

ТӘРХАН КИЛЕНЕ ВЕРА…

…Табыннарга ризык өләшеп йөрүче бер мөлаем ханыма «күзем төште». Узган ел Бөрбашта мөселман балалар Сабантуенда танышкан идек үзе белән – Вера бит бу! Ире Фердинант белән килгәннәр иде. Сөйләшә киткәч, безнең Лиза апа кызы булуы ачыкланды. Безнең дим, Салавыч җирлегенә караган, райондагы 3-4 керәшен авылының берсе, гомер буе үзләре белән аралашып яшәгән Биктәш авылы кызы Лиза апа. Ә безне Биктәш белән Шушма елгасы һәм динебез генә аерып тора… «Әниең, Лиза апа ни хәлдә соң?», дигәч, җәмәгатем белән икебезне берәр урын читкә чакырып алды да: «Әни, менә сиңа бер егет алып килдем әле, таныйсыңмы?», – ди. Танымас… Кул биреп күрештек, бергә фотога да төштек. Үзе белән күрешмәгәнгә ике дистә ел узган… Ә килүләренең төп серен дә төпченмәдем, күрше авыллар, чепьялылар бит янәсе…

…Озак та үтмәде, Вера Тәрхан авылына багышлап иҗат ителгән җырны яңгыратып узды. Сорашып белдем, Чепья мәдәният йортының керәшен фольклор ансамбленең актив әгъзасы Вера кунак-артист кына түгел, Тәрхан килене икән, бүгенге бәйрәмнең мәдәният үзәге вазыйфасын үтәүче Муллагалиевлар йорты килене булып чыкты. Вераның ире Фердинант авылга багышлап үзе иҗат иткән искитмәле шигырен укыды.

МУЛЛАГАЛИЕВЛАР КУНАК КАБУЛ ИТӘ…

Мөнирә һәм Галимҗан Муллагалиев­ларның балалары нигезлә­рен бетермәскә, үзләренә очарга канат куйган нигезләрен таркатмаска ният кылганнар: капка-коймаларны яңартканнар, өй эчлә­рен-мунчаларын заманча итеп үзгәрткәннәр, ишек алдында, урамда кое бораулап, җир астына носос төшереп, «авылны сулы иткәннәр»… Әйе, Муллагали абзый йорты бүген чын мәгънәсендә кунак каршылый, хөрмәт күрсәтә. Йорт ишегалдында берничә самовар кайнап утыра. Галимҗан абый балалары: кызлары Фирдәвес, Флера, уллары Фердинант белән Фидәил, кияү-киленнәр, аларның балалары кунаклар кабул итә… Кызлар гаиләләре белән Казанда яшиләр, әмма туган нигезне онытмыйлар, кадерләп саклыйлар. Ә бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш! (Каберләр, зират караулы. Әле җәй башында гына Муллагалиевләрнең әтиләре ягыннан соңгы абыйлары Казанда яшәп, 87 яшен тутырып вафат булган Сабирҗан абыйны Тәрхан туфрагы үз куенына алган). Салихҗан абыйдан алда ерак Якутиядән Гыйльметдинов Мөдәрис абыйның улы Ринатны туган авылы зиратына алып кайтып җирләгәннәр. Туганлык хакы нинди көчле. Энесе Рифнур юл газапларына карамыйча, абыйсының гәүдәсен алып кайткан.

КИЯҮ ХӘБИ,  КЫЗ ЗӘМИ…

Ә табын артында әниемнең әнисе, Гарифә әбием туган Борнак авылыннан, әбиемчә әйтсәк Борнак иленнән килгән Зәмзәмия апа һәм Хәбибелхак Габделәхәтовлар гаиләләре белән янәшә утырдык… Гаиләләре-балалары белән Казанда һәм авылда үзләре белән яшәүче ике улы, киленнәре, оныклары, балалары белән Арчада яшәүче кызлары-кияүләре аларның балалары да безнең янәшәдә…

…Бәйрәмнең бер өлешендә авылның иң өлкәннәрен быел үзләренең 80 яшьлекләрен билгеләп үтүче берничә кешене «сәхнә түренә» түренә дәштеләр. «Юкәдә икән чикләвек»! Юбилярлар сафына каршымда утыручы Зәмзәмия апаның исеме дә аталды… Хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллиннан алган бүләктән, аның эчкерсез котлавыннан куанып, май кояшыдай балкып, Хәбибелхагы янына килеп утырды.«Бирегә Нөнәгәрдәге янгыннан соң башта Җамалетдин бабай, аннан соң әтиләр күченгән»,- ди Зәмзәмия апа. …Зәмзәмия апаның Тәрханнан киткәненә 60 елдан артык вакыт узган.. Һич гаҗәпләнерлек түгел, мин үзем дә аларны яшьлек елларымнан бирле беләм. Әлеге бүлеккә куйган исем дә «миннән» генә түгел, аралашкан дуслары, якын итеп, үз итеп, кыскартып, «Безнең Хәби, безнең Зәми» дип йөрткәннәрен хәтерлим… Зәмзәмия апа сайлаган һөнәренә тугры калып, хезмәт биографиясен район халкының сәләмәтлеген саклауга багышлады, Яңгул участок хастаханәсендә хезмәт куйды. Хәбибелхак абый да игелекле һөнәр иясе булды: шушы ук авылда сельпо рәисе булып эшләде.

…Зәмзәмия апаның бабасы Җамалетдин – «тамыр»ының бишенче буыны-оныгы, төп йортта яшәүче улы Ирек кызы Лилия дә әбисен һәм барлык юбилярларны котлап, үзенең матур җырларын бүләк итте.
Лилиянең әтисе Ирек хәзрәт исә бөтен Арборка үзәнен яңгыратып, өйлә намазына чакырып, моңлы азан яңгыратты. Намаздан соң әрвахлар рухына Коръән укыды… Нәкъ моннан 50-70 ел элек шушы изге гамәлләрнең әйдаманнары Ирекнең бабасы Җәләлетдин, әнисенең бабасы Җамалетдин хәзрәтләрнең амәнәте!

Без яшь вакытта «70 яшь егет чак диеп, бабай йөри тансыда» дип җырлыйлар иде. Нурҗиһан әнә бүген Тәрхан килене Вера белән 80 яшьлек «җизнәләре» Хәбибелхак бабайны яшьлекләренә кайтарды. (Быел ул да тугызынчы дистәсенә аяк баскан икән). Кызлар белән матур җырларын да сузды кызлардан котлау сүзләре кабул иткән кияү-җизнәкәй, җыр көенә биеп тә «җиппәртте».

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов бәйрәм кунакларын, тәрханлыларны юбилейлары белән котлады һәм: «Мин бәйрәм-очрашуларның, бу изге гамәлләрнең дәвамлы булуын телим», диде.

“Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин бәйрәм белән котлап: «Бу авылда бик тырыш кешеләр яшәгәне шуннан да күренә: аларның балалары, оныклары да бүген һәр тармакта булдырып эшли, матур итеп яши, хуҗалык ирешкән уңыш­лар­да алар­ның өлеше бик зур”, диде.

Аларның котлавына Балтач районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова һәм оешманың актив әгъзалары Халисә Зыятдинова һәм Гөлсинә Галиевалар да кушылдылар. Халыкка кайнар котлауларын, матур теләкләрен җиткерделәр. Хуҗалык рәисе Дания апага олы рәхмәтен белдереп, Рәхмәт хаты һәм истәлеккә бүләк тапшырды.

Очрашу җыр-моңга бай булды. Ә шушы җирлектә туып-үскән, гомерләрен иҗат эшенә багышлаган якташларыбыз булуы күңелдә горурлык хисе уята.

Кемнәрдер бу авылны юкка чыкканга санасалар да, интернеттан нәкъ менә «Тархан» дип эзләп таптым аны, район торак пунктлары исемлегендә дә тора, гади генә билге астында түгел – «Поселок»! Тәрханда иң күбе: 1958елда – 122кеше, кинәт кими башлаган 1979да – 28кеше, ә 2002дә – 6 кеше яшәве күрсәтелә.

Рамазан ФӘРЗИЕВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәрхан авылы