Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үкенечләр җанны телмәс, яки Рамазан Фәрзиев беткән авылда нишләп йөргән?

Нигезең бөтенләй таралса, бөтенләе белән эссез югалса…

Адәм баласы туып - үсә, хезмәт итеп  яши дә, үзе дә сизмәстән гомер көзенә керә. Шул вакытта ул үзенең тормыш дәфтәрен тагын бер тапкыр актара, артка әйләнеп карый. Дөрес яшәгәнме ул, җирдә нинди файда калдырган? Гомер иткән йортын, терәлеп торган күршесен, хәтта һәр агач-куагына кадәр сагына ул. Бу кичерешләр авыл баласына бигрәк тә якын. Ә нигезең бөтенләй дә таралса, бөтенләе белән эссез югалса…Миңа шундый газаплы кичерешләрне үз башларыннан кичергән тулы бер авыл вәкилләренең очрашу мизгелләрен үз күзләрем белән күрү насыйп булды.

  …70 елдан артык элек әтием-әнием килеп топләнгән, үзем туып-үскән нигездә 67нче елымны гомер кичерәм. Моннан 6-7 ел элек сугыш ветеранының тол хатыны статусына ия әниебезгә (Сугыштан аяксыз кайткан әтиебез миңа 1 яшь вакытта ук фаҗигале төстә вафат булган) хөкүмәт район үзәгендә йорт салып бирде. Дусларымның, туганнарымның кайберләре миңа: «Әниегезне алып, хатының белән шунда күченегез инде»- диделәр.  …Ятимлектә, фәкыйрьлектә аякка басып, дистәләрчә төзелешләр алып барган туган нигеземдә (йорт, каралты-кура гына да 4-5 мәртәбә яңартып корылды),балалар, оныклар үстергән биләмәләремне, бакчаларны, су буйларын, 10 яшемнән кешеләргә ялланып көту көткән елга-кырларны әйләндем. Үзем эчтән Айдар Галимовның «Җырлыйм туган якта» җырын «шыңшыйм»: «Ничек ташлап китим, Ничек ялгыз итим Су буенда үскән талларны?...».Нигез! Шөкер,бу нигез әтием фаҗигасеннән (озын гомер кичкән әбием һәм әниемнең вафатыннан тыш) олы кайгы-хәсрәт, бәла-каза күрсәтмәде).  Беркем дә мәҗбүр итмәү…, күнелдә туган вөҗдан авазы, өстәвенә, йөрәкне телгәләгән моң мине ялгыш адымнан саклап калды…

 

Уйна тальян гармунынны,

Егетләр жырлап утсен;

Туган авылыннан киткәннәр

Ишетсә яшен түксен!!!

Ә алар инде барысы да киткән… Кайсы кая… Узган кышта авылда берүзе генә яшәп ятканга «Тәрхан губернаторы» кушаматын йөрткән Илгиз Сәләхов та киткән…, «мәнгелеккә». «Киткән кайта, китмәнләнгән кайтмый», диләр безнең якта. Китмәнләнгәннәре зиратта… Ә менә бүген киткәннәрнең күбесе кайткан…  Авылда бүген гөслә, тальян гармун чыңы. Әмма аларның да намуслары чиста, чөнки алар китәргә мәҗбүр булганнар. Бүген алар очрашу шатлыгын кичерәләр. 

Юкка чыккан һәм сүнеп баручы авыллар турында соңгы вакытта еш телгә ала башладык. Читкә таралган, башка төбәкләргә күченгән халкы өчен, ничек кенә булмасын, авылы юкка чыкса да, алар өчен газиз булып кала бирә. Тархан авылы халкы өчен дә нәкъ шулай.

 …Үзендә урнашкан Халыклар дуслыгы музее белән бергә милләтләр дуслыгы олгесе буларак та данлыклы(биредә татар, удмурт, рус, мари, чуваш һ.б. милләтләр яши)    Чепья авылының «чишмә башы», аннан 5-6 чакрым читтә урнашкан Иске Чепья авылында яшәүче дусларым Борис һәм Микәйлә безне Тәрхан авылы бәйрәменә чакырдылар. Әйдә, табыннар әзер дисәләр дә, гәрчә әле бәйрәм чарасы башланырга бер сәгатькә якын вакыт булса да, аларга кайтышлый керергә вәгъдә биреп, Тәрханга юнәлдек. Тәрханга юл Арборка елгасы, урман-таулар, болыннар аша үтә икән.

Гадәттә «башка», «ят» авыллар хакында сүз чыкса, «анда минем шундый дус яши яки анда безнең шундый туганнар бар дибез. Беләбез янәсе…Бу нисбәттән мин Тәрханнан беркемне дә белмим дигән уй белән килгән идем… Таныш кешеләрне күп очраттым- кайсы Нөнәгәрдән, кайсы Чепьядан, кайсылары Балтачта яшәүчеләр. Башта мин аларны үзем кебек тамаша кылырга килгән кешеләр дип уйлаган идем…

  … «Улым»ны очраттым

…Машиналарыбызны куеп, халык төркеме арасына үтүгә, «Бәрәч, әти»,- дип, каршыма кочагын җәеп Нөнәгәр авылында яшәүче Фәрит дустым килә. 1970 елда Балтачта шоферлыкка укыган идек үзе белән. Вакытында «Әти» диюенең дә серен әйтеп китим, яшьтәш булуына карамастан, фамилиясе Рамазанов булгач, үзен уйнап, «улым» дип йөрттем… Әнә шулай, ярты гасырга якын дәвердә очрашкан саен шул гадәт…

  Нөнәгәр авылыннан күченгән бу авылда яшәп киткән кешеләр арасында бик күп танышларымны очраттым. Өстәвенә, шушы авылда туып-үсеп, инде 110 ел элек үк Нөнәгәрдән киткән әбиемнең (әтиемнең әнисе Газҗамал әбием, инде вафатына гына да ярты гасыр була) биредә яшәп ятучы кардәшләре белән элемтәне өзгәнем юк.

  …Төп «тәрханлылар» өчен генә түгел, минем кебек «чит», «кызык карарга гына» килгән кешеләр өчен дә бәйрәмнең иң «кульминацион» өлеше- бәйрәмнең «төп дирижеры» Дания ханымның «исемлек буенча», кул күтәртеп (укытучының эш алымы),аерым-аерым һәр йорт нигездән, нәселдән кемнәр, ничә кеше катнашуын барлау булды. Авылга иң беренчеләрдән нигез коручыларның берсе- Гыйбадулла бабай нәселе аталгач, бәйрәм кунаклары гөрләп куйды, төрле почмаклардан «без» дип дистәләрчә куллар күтәрелде. Фәрит дустым утырган өстәл дә «без»елди.  Баксаң «улым»ның хәләл җефете биш улын сугышка озаткан Гыйбадулла картның яудан исән кайткан ике улының берсе Фәсхетдин кызы икән, Әлфия.

    Бирегә килгәнче үк Нөнәгәр авылының мәгариф ветераны Дания Кәлимуллинаның район газетасында басылган «Үкенечләр җанны телмәсен» дигән язмасы аша бу авыл тарихы белән хәйран таныш идем инде. Дания апаның язмасыннан күренгәнчә, бу авылга 1928 елда нигез салына. 

…Оныгым Рәсүл һәм үзем бәйрәмнең кызыклы мизгелләрен «объективка» алгаласак та, ул чакта бу очрашу хакында язармын дип кызыксынмаганга, әнгәмәдәшләремдә бу безнең хакта язарга җыена икән дигән өметләнү тудырмау максатыннан аларга бәйрәмнең күңелемә хуш килүен белдерүемнән тыш, сораулар биреп, төпченеп тормадым. Әмма, көннәр үткәч, хәбәрчелек инстинктым «кузгалудан» бигърәк, әтием һәм әнием ягыннан язмышлары үзләрен 3-4 авылга йөрткән әбиләрем турында уйлангач, өстәвенә, бүгенге катлаулы, арабызда фәкать дөнья малы артыннан гына «куып», туган туганын «буган» заманда нөнәгәрлеләрнең бик күркәм һәм саваплы эшләре- туганлык, буыннар чылбырын –хәтер чылбырын өзмичә, киләчәк буынны әби-бабаларының гыйбрәтле үткәннәрен күңелләренә сеңдерерлек итеп уздырган әлеге, чын тәрбияви хезмәтләре күңелне кузгатты…Язманы әзерләгәндә шушы бәйрәмнең төп инициаторы һәм аны тормышка ашыручы Дания Кәлимуллина белән интернет һәм телефон аша да аралашып, күңелдә туган сорауларга җаваплар алдым

 Чын-чынлап, «бәйрәмгә кереп киткәнче»  очрашу бәйрәменең «авторы», бәйрәмне оештыруга бөтен күңелен салган, авылдашларын үткәннәргә алып кайтучы мәгариф ветераны, мөгаллимә Дания Кәлимуллинаның үзе белән кыскача гына таныштырып үтим әле.

18 яшьлек кызлар кебек җитез, йөгереп кенә йөрүче ханыма кем 73 яшьне бирер икән? Тәрханда туып-үскән. Туган авылыннан чыгып китүенә генә дә 54 елдан артык вакыт үткән. Университетның тел-әдәбият бүлеген тәмамлаган. Әти-әнисе әле Тәрханда калсалар да, Дания аларның туган авылына, Нөнәгәргә барып төпләнә, тормышка чыга. Башта мәктәптә тәрбияче, өлкән вожатый булып эшли, аннан соң лаеклы ялга киткәнче мәктәптә татар теле һәм әдәбият укыта…

  1995 елда авыл тарихы белән кызыксына башлый. Бөтен көчен куеп, материаллар туплап, К. Тумашева исемендәге музейга нигез сала. Укыту эшеннән бүген дә аерылмаган. Балтачта мәдрәсә тәмамлагач, авыл хатын-кызларына дини гыйлем бирә. ?Бу очрашу үзенә күрә бер традициягә әверелеп, инде өченче тапкыр оештырыла икән. Очрашу бәйрәменә шушы авылда туып-үскән кешеләр, аларның балалары,оныклары, оныкчыклары, ераклардан күп кенә кунаклар кайткан..

 

«Иркутск-Ленинград, Урта Азия, Россиянең төньяк райннарын да яшәүче авылдашлар ара ерак дип тормадылар-кайттылар. Үземнең абыем гаиләсе, балары, оныклары белән Ангарскидан кайтты. Балаларының Туган якларын күрмәгәнгә күп еллар иде инде. Санк-Петербургтан, Мәскәүдән, Чаллыдан, Республиканың төрле районнарыннан, Башкортстаннан, һ.б. кайттылар»,- ди Дания апа.

 

…Барысы да алдан хәстәрләнсә дә очрашу көне якынлашкан саен Дания апаны борчулы уйлар биләп ала. “Яңгыр туктамаса, авылдашлар, кунаклар килә алмаса… Җитмәсә, җилләмәгән таулар-болыннар, басу юллары аша машиналар да йөри алмаячак. Тау юлында төшеп калган бер төргәк печән дә юлда кыенлык тудырачак бит…” Башында кайнаган шушы сорау-уйлар аңа тыңгылык бирми. Хуҗалык рәисе Фердинант Хәйруллин белән сөйләшкәч кенә җанына тынычлык иңә.

 « Без иртән  Нөнәгәрдән Тәрхәнгә төшкәндә юл тигезләнгән иде. Әнә бит килеп-китүчеләр дә таудан курыкмыйча менеп-төшеп йөрделәр. Югыйсә, Нөнәгәрдән кул сузымы ераклыгындагы авылга Чепья аша урап йөрү бер дә рәхәт эш түгел иде. Бәйрәмгә килүчеләр рәискә рәхмәтле булдылар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ул арада көн дә аязып китте. Тирә-як авылларда яңгыр явып торса да, Тәрхән күге өстендә кояш балкыды, чалт аяз көндә бәйрәмне үткәрергә насыйп булды. Минем дә караңгы уйларым таралды», -дип, Дания апа үзенең кичерешләре белән уртаклашкан арада…  (Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: беткән авыл