Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше гомеренең иң авыр мизгелләреннән берсе – газиз әниеңне югалту

Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә була торган түгел.

Бу турыда күпме генә уйламаска тырышсак та, без дә язмыштан уза алмадык. Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә була торган түгел. Әниебез Муллагали кызы Равилә шушы елның 11 июлендә, үзенең туган көнендә, безне мәңгелеккә ташлап, бакыйлыкка күчте. 34 яшеннән тол калып, биш бала үстергән, төп йорт тоткасы булган гап-гади бер хатын җеназасына килгән халык ташкыны әнинең гади, ләкин искиткеч игелекле һәм кешелекле булуын раслады.

Соңгы юлга озатырга килгән, безнең кайгыны уртаклашырга теләгән, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәр кешегә аерым-аерым ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар, күршеләр, туганнарыбыз, җитәкчеләр һәм хезмәттәшләребезнең янәшәдә булуларына әни дә безнең шикелле үк шатлангандыр.

Әнигә зур ярдәм күрсәткән, таяныч булган табибә Нурия Александровна, шәфкать туташлары Гөлназ, Светлана, авыл фельдшерлары Миләүшә, Фәридәгә зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Безнең хәзер гомернең калган өлешен – әнисез өлешен яшәргә өйрәнәсе бар. Әнинең тиңдәшсез киңәшләре, төшенкелек белмәс оптимистик рухы, кылган хәер-фатихасы безгә көч бирсен.


Барлык балалары исеменнән кызы Рафилә,
Арбор авылы.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты

2
X