Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше кими, эш арта

Бер генә нәрсә үзгәрешсез калды: бу коллектив күп еллардан бирле республика күләмендәге коллегалары арасында, коллективлар арасында иң алдынгыларның берсе.

1994 елдан башлап, июльнең икенче якшәмбесе Рәсәйдә почта элемтәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шушы еллар эчендә генә дә бу системада күп үзгәрешләр булды. Әлеге яңалыклар безнең район элемтәчеләрен дә читләтеп үтмәде.

Бер генә нәрсә үзгәрешсез калды: бу коллектив күп еллардан бирле республика күләмендәге коллегалары арасында, коллективлар арасында иң алдынгыларның берсе. Дамир Салих улы Салихов, Роберт Тихонович Михайлов җитәкчелек иткән елларда да шулай булды, аннан соң дистә еллар җитәкчелек иткән Гали Гамбәр улы Фәйзрахманов чорында да. Үткән елның көзендә Гали Гамбәр улы лаеклы ялга китте. Бераздан район почта бүлеген Сабага куштылар. Безне генә түгел, арчаларны да.
Әңгәмәбез бәйрәм алдыннан булса да, район почта бүлегенең баш икътисадчысы Рәмзия Хисамиева белән сүзебез әнә шул яңалыктан башланды.

–Кушылу, берләшүләр белән бәйле нинди үзгәрешләр булды?
–Берләшү дип тә әйтеп булмый әле аны, без бүген дә «Балтач почтасы» булып йөрибез. Җитәкчебез генә Сабада – Рафил Рафаэль улы Заһидуллин. Ул даими эшебез белән кызыксынып, аралашып тора, юнәлешләр бирә,  ниндидер аңлашылмаучылык-кыенлык булганы юк. Ә үзгәрешләргә килгәндә, соңгы елда кыскартулар шактый булды. Районнардагы бүлекләрне берләштерүнең максаты да бит экономия ясау. Әмма шунысы гына бар: эшче хезмәткәрләр саны кимесә дә эш күләме шул ук калды, бер кешегә исәпләгәндә шактый артты килеп чыга.

Дөрес, хат ташучылар, оператор, шофер кебек эшчеләр кимемәде. Кайбер белгечләрнең, район үзәгендәге хат ташучыларның хезмәт хаклары артты, бик аз гына булса да июльдән авыллардагы хат ташучыларныкы да артачак. Балтачта хат ташучылар бер ставкага, тулы атна эшли, өстәмә хезмәтләр өчен дә башкарылган эшләренең 6-3 проценты күләмендә акча өстәлә. Шунлыктан хезмәт хаклары начар димәс идем. Авыллардагы хат ташучылар исә барысы да 0,5-0,8 ставкада булганлыктан, аларның хезмәт хакы аз чыга. Атнага өч көн генә эшләсәләр дә, шуңа кайбер авылларда хат ташучылар белән проблемалар булып тора. Шунысы гына тынычландыра: проблемалар булса да, алар вакытлыча гына була, китүчеләр урынына кеше табыла. Авыллардагы бүлекчә җитәкчеләребез бик тырыша. Хат ташучы булмаганда үзләре дә эшләп тора, булган кадрларны сакларга, аңлашып эшләргә тырышалар.

–Мөгаен, шуңа да гомуми нәтиҗәләрегез, күрсәткечләр еллар дәвамында тотрыклыдыр...
–Дөрестән дә, бик матур нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче коллективлар бар. Түбән Кенәдән Рашидә Латыйпова үзе дә, хат ташучысы да бик тырыша. Планнарын да үтәп баралар, башка күрсәткечләре дә әйбәт. Шулай ук күп еллардан бирле уңышлы эшләүче Салавыч (җитәкчесе Фагыйлә Нәкыйпова), Яңгул (Римма Хәбриева), Чепья (Альбина Яковлева), Куныр (Фәнзилә Нәҗипова), Шеңшеңәр (Алия Гыйззәтуллина), Смәел (Римма Хаҗиева), Бөрбаш (Гөлнар Мөхәрләмова) почта бүлекчәләре хезмәтеннән җитәкчелек  бик канәгать. Шубаннан Раушания Садыйкова, Түнтәрдән Гөлчәчәк Мөхәммәтшина, Арбордан Чулпан Әүхәдиева  үзләре бүлекчә җитәкчесе дә, хат ташучы да булып эшли, шулай ук күрсәткечләре бик матур. Җитәкчеләре үзгәргән Дорга, Урта Көшкәт, Сосна, Кариле, Кече Лызи бүлекчәләре дә нык тырыша, алар да алдынгы коллективлар үрнәгендә күрсәткечләрен тагын да яхшыртыр дип өмет итәбез.

–Соңгы елда авыллардагы почта бүлекчәләре эшендә нәрсә үзгәрде?
–Гомумән алганда нәрсәдер үзгәрде дип әйтеп булмый, элеккечә үк елга ике мәртәбә райондашларыбызны вакытлы матбугатка яздыруны оештыралар – бу эш алардан көндәлек тырышлык, халык белән даими эшләүне таләп итә. Пенсия-пособиеларны да өләшәләр, товар да саталар...

Әңгәмәбез бәйрәм алдыннан бит, коллективтагы калган алдынгы хезмәткәрләребез белән дә таныштырыйм әле. Безнең системада 38 ел намус белән эшләүче, елның-елында вакытлы матбугатка яздыру кампаниясен тиешле югарылыкта оештыручы, үз эшенә бик тә җаваплы караучы Кадрия Минһаҗева, бөтен яңалыклардан хәбәрдар булып, аларны тормышка ашыруда, райондашларга почта элемтәсе хезмәте күрсәтүне оештыруда 33 ел хезмәт куючы инструкторыбыз Ләйлә Ибәтуллиналар чын мәгънәсендә коллективыбызның йөзек кашлары.

Килгән газета-журналларны, посылка-бандероль, хатларны аралауда эшләүче Наилә Михайлова һәм Фәүзия Гариповалар, бер-ике ел тирәсе генә эшләсәләр дә, инде бу эшнең нечкәлекләренә төшенеп беттеләр. Шоферларыбыз исә бик тәҗрибәле: Шамил Әдһәмов безнең коллективта 31 ел эшләсә,  Азат Гатиятуллинның эш стажы 18 ел.

Гомумән, эшче-хезмәткәрләребез барысы да тырыш, үз һөнәрләренең осталары. Уртак бәйрәмебез котлы булсын, күп еллар бергә-бергә аңлашып эшләргә язсын!

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта бүлекчәсе почтальон