Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше китә, эшләгән эшләре, укучылары кала

Халидә Әсәдуллина беренче көннәреннән ук Чапшарны яратты.

Муллануры бик чибәр, Чапшар да бик матур авыл икән. Чапшар сигезьеллык мәктәбендә ул үз урынын бик тиз тапты. Пионервожатый ул Халидә апа шикелле була дип кенә җибәрә башладылар. Аның эш тәҗрибәсен өйрәнергә әллә кайлардан, Казаннардан кадәр килә башладылар. Биюче, тегүче, рәссам, музыкант, төрле түгәрәкләр җитәкчесе, педагог, мөгаллимә, күп кенә бәйгеләр, конкурслар лауреаты! Халидәнең чыгышларын Казан тамашачысы да көтеп ала башлады.

Ислам дине нигезләрен дә ул тырышып, күңел биреп өйрәнде, зур нәтиҗәләргә иреште. Укытучы, мөгаллимә исемнәренә ул монда да тап төшермәде. Ул аны зур бөеклекләргә күтәрде. Мулланур абый, Халидә апаның исемнәре Касыйм бабай, Газизә эби, Тарих абый, Дания апа кебек авылыбызның ирле-хатынлы мәшһүр педагог- мөгаллимнәре белән бер дәрәҗәдә тора.

Зөлфәт Хәйруллин, Казан шәһәре

P.S. Күптән түгел Халидә Әсәдуллина бакыйлыкка күчте. Аны искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу хәтер-хатирә