Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше китә - моңы кала...

Әйе, кеше китә - җыры кала диләр. Кызганычка каршы, безнең арабыздан шушы изге Рамазан аенда мәңгелеккә, бакыйлыкка күчкән Уралия Зәкиулла кызы турында шулай дип искә алабыз.

Ул китте, әмма моңы калды. Ни өчен дисезме? Чөнки безнең Балтач бистәсенең 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасында, 2014 нче елда ачылганнан башлап, бездә иң моңлы, нечкә күңелле, өздереп гармунда уйнаучы, үз эшеннән ут чыгаручы, “эшлим әле –яратам бит үз эшемне”, дип эшләүче музыка тәрбиячесе иде ул. Балаларда җырга-моңга, биюгә мәхәббәт тәрбияләүче дә; төрле матур театр, спектакльләрдә катнашырга, сәнгатьле сөйләргә, сәхнәдә үзеңне тоту серләренә өйрәтүче дә иде ул Уралия Зәкиулловна. Безнең чын күңелебездән язган бу мәкаләбез аның рухына дога булып ирешсен иде. 
Без аны бик сабыр, түземле, позитив, оптимист, булдырам дип яшәүче, киң күңелле, сәләтле, иҗади Кеше иде дип искә алабыз. Сабырлык, түземлек турында аерым әйтеп китәсебез килә. Уралия Зәкиулловна шундый кыска гына гомер эчендә гөрләтеп эшләде, бервакытта да зарланмады, авыр, булмый димәде. Без аның бу сыйфатына соклана идек. Шуның хәтле сабырлык, түземлек бирсә бирә икән Аллаһ Тәгалә кешегә. Менә шундый көчле рухлы кешедән үрнәк алып яшисе иде безгә. Бу язманы язганда күзгә яшь тулды, ирексездән елата, күңел әрни. Бөек Аллаһ Тәгалә кемне аласын белә үзенә, аңа да анда сабыр, түземле кеше кирәктер шул. 
Инде язманы дәвам итеп, Уралиянең гаиләсенә булган иксез-чиксез мәхәббәте турында әйтми калып булмый. Бик дус, тату, ышанычлы терәк –тормыш иптәше иде ул иренә, ә газиз балаларына иң ягымлы, кадерле, назлы, әниләрдә генә була торган эчкерсез күңелле әни иде ул. 
Безнең бакчага килгәнче Уралия Зәкиулловна инде күп юллар узган, хәйран гына бай тәҗрибә туплаган шәхес иде. Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә музыка укытучысы, бистәбезнең 2 нче номерлы балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булып эшләгән ул. Анда да аны бик яратканнар, хөрмәт иткәннәр, гел җылы сүз белән генә искә ала иде ул үзенең башта эшләгән җирләрен. “Гел хәлне белеп торалар, онытмыйлар, бик якын барысы да” дия торган иде ул хәтирәләрен яңартып. 
5 нче балалар бакчасына килгәч тә барыбыз белән дә уртак тел тапты. Аның белән бергә гөрләтеп, дус һәм тату эшләдек без. Бик иҗади, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән, үз эшенә һәрчак җитди караучы педагог иде ул. “Бу минем җаныма якын эш, рәхәт эшләүләре” дия иде гел. Балаларны бик яратты, балалар да аны үз иттеләр. Бер карасаң гармунын тартып шөгыльләр уздыра, икенче карасаң инде коллективны концертка яисә театрга әзерли иде. Шул арада костюмнар да тегеп өлгертә. Хәзер хәтта музыка залы да бушап, моңаеп калган кебек, гармуның да сине сагына сыман, Уралия Зәкиулловна... 
Әнисе Мәгъмүрә апа да язмышның ачысын бик күп татыган кеше: әнисен, ире Зәкиулла абыйны, йөрәк җимеше - улы Салаватны җирләгән ана. Кызганыч, Аллаһ Тәгалә тагын зур сынау әзерләгән. 
Шушы авыр, тирән кайгылы, җанны тетрәндергеч, бөтен тәндәге күзәнәкне куырып алып, еларга мәҗбүр иткән авыр вакытта без, катнаш төрдәге 5 нче балалар бакчасы коллективы, район мәгариф идарәсе - якыннарына, әнисе Мәгъмүрә апага, туганнарына, газиз балаларына һәм тормыш иптәшенә зур сабырлык, түземлек телибез, авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Вакыт – дәва дисәләр дә, йөрәк ярасы төзәлми шул. Уралия Зәкиулловнаның арабыздан бик иртә китүе күңелдә авыр хисләр калдырды: әле күпме эшләнәсе эшләр, барасы юллар, уздырыласы чаралар, балалар туе, оныклар ярату, чал чәчле картлык – “әби, бабай” исеме йөртәсе көннәр буласы иде дә... Эх! Әмма барысы да без уйлаганча булмый шул. Әйе, идең дияргә генә калды... Авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрең якты булсын, Аллаһ Тәгалә кабер газабыннан сакласын сине. Һәр кешегә хас булганча кылган хаталарыңны кичерсә иде. Әмин. Без, хезмәттәшләрең - сине догадан калдырмабыз. Тыныч йокла, Уралия Зәкиулловна. Үзең киттең, йөрәкләрдә моңың калды....

Һәрвакыт хөрмәт белән, яратып, сагынып искә алучы 5 нче балалар бакчасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев