Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешелек дөньясы һәр елны 15 февральдә – интернационалист сугышчыларын искә ала.

Әфган сугышы - һәр шәһәр, район, авылга кагылган. Аның рәхимсез җиле, кайгысы күп йортларга кергән.

Бу афәт яшь гомерләрне өзде, әти-әниләргә бетмәс кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да, аларның яшьлек еллары сугышта үткән һәм ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып саклана.
Бу коточкыч вакыйгага нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң, нәкъ 26 ел вакыт узып китте. 10 ел барган сугышта безнең Балтач егетләре дә ачысын-төчесен татыды. Биредә 177 райондашыбыз катнашты. Орден-медаль белән бүләкләнүчеләрнең саны ике дистәдән артык.
Әфган сугышы ике якташыбыз - Тәлгать Гыйлванов белән Рөстәм Гарифуллинның гомерләрен алды. Инде туган якка кайткач, арабыздан киткән әфганчыларның саны да 30га җитте. Без аларны онытмыйбыз, алар гел безнең истә.
Чит төбәкләрдә яшәүче 30лап райондаш-әфганчы белән дә элемтәне өзмибез. Еш булмаса да, очрашып торабыз. Хәзерге вакытта район җирлегендә 118 әфганчы яши, күпләре гаилә корып, эш урыннарында мактаулы хезмәткәр булып танылды.
Форсаттан файдаланып, барлык әфганчы-интернационалистларны Әфганчылар көне белән котлыйм. Еллар имин, күкләр аяз булсын да, һәрбарчабызга тыныч һәм мул тормышта яшәргә язсын. Газиз әниләрнең, кадерле тормыш иптәшләренең, сөекле балаларның беркайчан да кайнар күз яшьләре таммасын.
Дилүс Гатиятуллин,
Балтач бистәсе.
Фото: http://www.liveinternet.ru/community/4455235/post313251726/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250