Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешене өмет яшәтә

Гөнаһсыз сабый авыру булып туган икән, берәүләр сәбәбен эзли, икенчеләр табиблардан күрә. Кемнеңдер нарасые тап-таза 2-3 баладан соң күз күрмәгән, колак ишетмәгән диагноз белән авыру булып дөньяга килеп, әти-әнисен дөньяга икенче күзлектән карарга мәҗбүр итә. Ә инде яшь әти-әни өчен көтелгән беренче сабыйлары каты авыру булып туса, алар югалып кала....

Ярый, диагнозны вакытында куеп, вакытында дәвалый башласаң. Ә бала тазармаса, ә авыру гомерлек булса? Дәваларга зур суммада акчалар кирәк булса? Авыру баласы булган гаиләләр өчен бу сорауларның иге-чиге юк. Ниндидер гаилә үз эченә бикләнә, баланың авыруын яшерә, икенчеләре ярдәм сорый.

Авыру баласы булган гаиләгә Аллаһы Тәгалә зур сынау җибәргән икән, сынмыйча, сыгылмыйча бернәрсәгә, беркемгә карамыйча, шушы кечкенә сабыйны аякка бастыру өстендә эшләргә кирәк. Чөнки күп авыруны никадәр иртәрәк дәваласаң, нәтиҗәсе шуның кадәр уңаерак була.
Хәзер төрле ярдәм фондлары, хәйрия оешмалары күп оешты. Алар эшли, ярдәм итә. Бу бигрәк тә Казанда, шәһәр җирендә ачык күренә.

Үземнең оныгым ДЦП белән туды. Бер яшьтән бик күп тернәкләндерү үзәкләрендә, төрле шәһәрләрдә, төрле методикалар белән дәвалану курслары, массаж гына түгел, интеллектуаль яктан да шөгыльләнәләр кияү белән кызым. Америка психологы Аллен Доман программасын авыру балага гына түгел, 1-2 яшьтән үк бөтен сабыйга да кирәк дип саный кызым. Әлеге программага таянып алар баланы тау, икенче төрле итеп әйтсәк шугалактан шудыралар, бу бала өчен стимул да бирә аска таба шуып төшәргә. Шулай ук уку, математика белән шөгыльләнү, идәндә йоклауның да файдасын күрәләр алар. Кызыксынган кешеләр бу юнәлештә булган сорауларын безгә җиткерә дә алалар.

Узган ел 2 март көнне ТНВ каналында Ислам турында репортаж чыккач, бөтенләй белмәгән кешеләр - руслар, татарлар, башка милләт кешеләре арасында ярдәм итүчеләр бик күп булды. Ә иң мөһиме - кызымның сыйныфташлары, Сосна Пүчинкәсе, Түбән Субаш әби-бабайлары ярдәм итте. Шулай ук туганнар, авылдашлар, үзебезнең җирлек кешеләренең ярдәмен тою ышаныч өстәде. «Безгә иң авыр вакытта булыштылар, ә нигә мин ярдәм итмәскә тиеш әле», ди кызым. Ул үз тирәсенә үзләре төсле авыру баласы булган гаиләләрне туплый, алар белән аралаша, берничәсе дәвалану курслары узганда аларда тора.

Шәһәрдә халык авыру балалы гаиләләргә ярдәм кулы суза. Бездә дә бик күп бит ул авыру балалар. Шуларны уйлап, авыру балаларның киләчәге өметле булсын дип, үзебездә дә авыру балаларга ярдәм фонды оештырдым. Фондның тулы исеме: Благотворительный фонд поддержки больных детей с травмами головного мозга «Омет-Надежда». Кыскартылган исеме- БФ «Омет-Надежда». Юридик адресы - Югары Субаш авылы.

Иң беренче тартмалар шәхси эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева һәм Рәсимә Сәгыйтова кибетләренә куелды. 10, 20, 50 сум салынса да, тамчыдан күл җыела, инде ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күренә башлады. Фондның оештыручысы да, эшләүчесе дә үзем булгач, әле күп нәрсәне өйрәнәсем бар. Иншаллаһ, Аллаһы Тәгалә ризалыгы, Сезнең ярдәм белән Фонд авыру балаларга ярдәм итә алыр дип өметләнәм. Ә бит кешене өмет яшәтә!

Ярдәм кирәк гаиләләр миңа түбәндәгечә мөрәҗәгать итә алалар:
1. Фонд исеменә баланың авыруын яктыртып хат жибәрә. ( Фото, выписка, баланың фотосын ящикка урнаштырырга ризалык );
2. Дәвалану курсына кирәкле счетны күрсәткән язу;
3. Туу таныклыгы;
4. Телефоннан шалтырата яки guzelpavlova@mail.ru яза.

Гүзәлия Павлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250