Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КФУ профессоры: Татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә

Күпчелек татарлар телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.

«Татар теленә килгәндә, бүген, төрле мәгълүматлар буенча, татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә. Төрле чыганаклар, төрле мәгълүматлар бар, әмма бу санны нигез итеп алырга мөмкин», — дип сөйләде профессор.

Аның сүзләренчә, нигездә, татар телендә көнкүреш дәрәҗәсендә сөйләшәләр. Татарстанда 2 миллион татар яши, димәк, республика Хөкүмәте алдында да, халык алдында да Татарстаннан читтә яшәүче кешеләргә ничек ярдәм итү бурычы тора, — дип ачыклык кертте Җамалетдинов.

«Мине республика халкы тарафыннан биредә төрле милләтләр яшәвен аңлау куандыра һәм барлык телләрне, барлык мәдәниятләрне хупларга кирәк. Әмма шул ук вакытта республиканың төп тәэсире, әлбәттә, татар теленә кагыла», — дип йомгаклады галим.

90нчы еллардан бирле мәктәпләрдә татар телен укытуның нәтиҗәсезлеге, Телләр һәм халык бердәмлеге елында чаралар оештыру, глобализация һәм сленглар турында Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдиновның Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында укый аласыз.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле