Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык мөрәҗәгате яки булганчы булдырасы килә

Бар иде заманалар, районның төрле авылларына маршрут автобуслар йөри иде. Барасы җиреңә билгеле вакытта чыгып, көнендә әйләнеп кайту мөмкинлеге  халык файдасына булды.

Әмма  2010 елларда, шәхси машиналар арту, таксилар барлыкка килү  хисабына маршрут автобуслар туктатылды . Әмма гади халыкның аңа ихтыяҗы кимемәде. Җирлекләрдән даими маршрут автобусларын сорап мөрәҗәгатьләр керә торды. Һәм, ниһаять, агымдагы елдаТатарстан муниципалитетлар  эчендә автобус маршрутлары булдыруга 570 миллион акча бүлеп бирде.Әлеге программа кысаларында Балтачта  да, күп еллар туктатылып торганнан соң, торак пунктлар арасында Балтач-Чутай  маршруты ачылды, ул Шеңшеңәр авылы аша йөри. Күпләр бу автобус нигә Чепья авылы аша йөрми, дип кызыксына. Әмма  Казанга Нөнәгәр авыл җирлеге биргән тәкъдимдә нәкъ шушы маршрут күрсәтелгән. Кызганыч, башка җирлекләрдән автобус маршруты сораган гаризалар кермәгән яисә соӊ бирелгән.

Маршрут атна-ун йөрүгә урыннарга чыгып, халык фикерен белергә булдык. Чөнки маршрут ачылган чакта җитәкчелек халык фикеренә колак салырга, тәкъдимнәр булган очракта аны  кабул итәргә әзер булуын әйткән иде.

Халык фикеренчә, Балтач-Чутай маршрутының расписаниесы уйлап төзелгән, чөнки көн дәвамында Чутай ягына өч тапкыр кайтып килеп була. Әлеге юнәлештә  Норма-Лызи маршрутының икенче автобусы йөргәнлектән, расписаниеләр вакыты туры килү дә каршылыклар тудырмый.

- Көндезге сәгатьләрдә Чепья  ягына кайтучылар күбрәк булганлыктан, маршрутны Чепья аша йөри торган итеп булмый микән? Без шушы як авылларда яшәүче өлкәннәр өчен дә, йомышы төшеп район үзәгенә килгән яшь буын өчен дә бик яхшы булыр иде. Һәркем машинада да йөрми, аннан бит автобусның билет бәясе дә гади халыкның кесәсенә “сукмый”, – ди Чепья авылыннан Прокопьевлар гаиләсе.

Маршрутның Чутайга гына түгел, Нөнәгәр авылына кадәр килүен дә сорый халык.

Нигә Чутайга кадәр генә килә, Нөнәгәргә кадәр килә торган итсәләр, бик яхшы булыр иде, чөнки автобус маршруты сорап кергән гариза авыл җирлеге исеменән. Ә бит безнең җирлеккә Чутайдан тыш,  Комзавод, Нөнәгәр авыллары да керә. Безнең яктан Балтачка кадәр барулар кыенрак, даими машина да йөрми, сиңа кирәкле вакытта транспорты да булмый, ә автобусның вакытлары билгеле, – дип мөрәҗәгать итә нөнәгәрлеләр.

- Нигә маршрут автобусы Смәел, Ор авылларына да керми икән? - дип шалтыраталар әлеге авыллардан.

Маршрут ачылуны халык дүрт күз белән көтте, әмма пассажирларның аз булуы борчуга сала.  Бездә бит һәрнәрсә булганчы гына. Хәтерләсәгез, Балтачта бассейн ачылганчы ниләр генә язмадылар да, кемнәрне генә гаепләмәделәр. Ачылды, Балтач та бассейнлы булды. Йөр, рәхәтләнеп йөз генә. Юк бит, халык аз йөри. Тротуарлар, юллар, мәдәнят йортлары, мәктәпләр дә шундый ук язмышка дучар. Булганчы гына шул, аннан кадере бетә. Маршрутны да мондый язмышы көтмәсен иде. Үзебез сорап алган автобус маршрутының гомере озын булсын да, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев