Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык “Норма-Лызи” маршрутының мөһимлеген аңлыймы? (+сораштыру)

Бүген бер  республика матбугаты  сайты күрше район үзәгендә йөри торган автобуслар туктатылырга мөмкин дип язды.

Район автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе белдерүенчә, соңгы арада такси хезмәтен күрсәтүчеләр күбәйгән. Халыкның автобус көтәсе килми. Шуңа да алар тизрәк барып җитим дип, җиңел машинаны сайлый.  Болай иткәндә, безнең хезмәтләргә ихтыяҗ кимергә мөмкин.

Бу бездә дә шулай. Автобус килеп җитә дигәндә генә таксига утырып китүчеләр бар. Ә менә алай-болай автобус туктатыла калса, җитәкчелек  гаепле булачак. Пассажирлар арасында: “Ярый әле, “Норма-Лызи”маршруты бар, йөреп кенә торсын”, дип рәхмәт укучылар шактый.

“Норма-Лызи” маршрутында ике автобус йөрү дә халык өчен бик уңайлы. Маршрут шоферлары Роберт Фролов, Фидәрис Хаҗиев, кондукторлар Илһамия Газизуллина белән Мәдинә Галимҗанова ачык йөзле, тәмле телле булулары белән халык ихтирамын яулый. Пассажирлар саны күп булып, хәерле юлларда, исән-имин йөрергә язсын үзләренә.

Ә сез “Норма-Лызи”маршрутында йөрисезме? Аны кирәк дип саныйсызмы?

- Безнең кебек машинасы булмаган кешегә төп транспорт чарасы ул. Йөреп кенә торсын.

- Әлеге автобуска бик сирәк утырам. Күпчелек очракта үз машинам белән йөрим. Әмма халык телендә аның мөһимлеге зур булуын ишетеп беләм.

- Көндәлек эшкә шушы маршрут белән барам һәм кайтам. Бик уңайлы.

- Үзем машинада йөргәч, мөһимлеген сизмим.

- Шоферлары да, кондукторлары да бик ачык. Эшләп кенә торсыннар. Әби-бабайларга да, мәктәп укучыларына да, урта буын өчен дә бик уңайлы бу транспорт, кесәгә дә сукмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шунын белэн эшкэ бам шунын белэн эштэн кайтам бик унайлы