Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык санын алу эшләми торган көннәрдә дә дәвам итәчәк!

Барысы да ял итә, әмма халык санын алу дәвам итә!

Бөтенроссия халык санын алу гадәти режимда узачак, исәпкә алучылар йорт хуҗалыкларын йөреп чыгачак, әмма үзләрен дә, халыкны да вирустан саклау чаралары көчәйтеләчәк.

Исәпкә алучылар кирәкле шәхси саклану чаралары, битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән.

Наталья Гатауллина хәбәр иткәнчә: «30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә КФҮтә урнашкан һәм стационар исәпкә алу участоклары гадәти режимда эшләячәк. Аларга өйдә яки "РФ Дәүләт хезмәтләре" порталында анкета тутыру мөмкинлеге булмаган кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта КФҮ Интернетка керү мөмкинлеге булган компьютерлар белән җиһазландырылган. Үзегезгә уңайлы - йорт яки эш белән янәшәсендәге участокны сайлагыз".

Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының актуаль эш графигы һәм адреслары Татарстанстат сайтында урнаштырылган https://tatstat.gks.ru/vpn2020

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланалар. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин. 8 ноябрьдән дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге бар.

Татарстанстат кайнар линия телефоны (843) 221-78-78

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу