Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык тапкыр ул

Сүземне бер кыйссадан башлыйм әле

Шулай бервакыт профессор дәрәҗәсе алган абзыйга гади генә киенгән,

бик тыйнак күренгән ир туганы килә һәм әңгәмә корганда йорт хуҗасы,

кунакның фикерен бүлдермичә, игътибар белән тыңлап, җөпләп утыра. Ир

чыгып киткәч, малае әйтә: Әти, син башкаларны өйрәтә торган фән кешесе

була торып, шул мужикны тыңлап утырганыңа мин бик аптырадым, ди.

Әтисе әйтә: Улым, мин фәкать биология фәннәре докторы, ә ул чын тормыш

эчендә кайнаган, туйдырырлык акчасын кара тир түгеп тапкан чын эш

кешесе, андыйлардан һичшиксез өйрәнергә кирәк, ди.

Мин үзем балачактан авыр эшкә җигелеп, чыдамлыкны, туземлекне

арттыра барып, карусыз кундәм булдым. Биш бала белән тол калып

беркемнән дә ярдәм көтмичә, биш баланы аякка бастырган әниемнең

тәвәккәл тыңгысызлыгы, эчкерсез хэм юашрак булуы миңа да геннар буенча

күчкәндер. Шуңа күрә пошмас гамьсез бәндәләргә артык исем китмичә,

тормыш йөгенең иң авырын үзем өстерәп бардым, бервакытта да зур

җаваплылык алудан курыкмадым, бу сыйфат миңа сынмыйча, зарланмыйча

яшәргә, нәтиҗәле эшләргә көч бирде. Яшь чакта Уралның мартен мичләрен

ремонтлауда 6 ел эшләвем дә миңа зур тәҗрибә тупларга, чыдамлыкны

арттырырга ярдәм иткәндер. Ә инде олыгайгач, мин дөрес яшәмәдем, ташып

торган энергиямны ашыгып, саулыкны кайгырта белмичә сарыф иттем бугай

дигән уй килә башка. Хисле, ихлас күңелгә авыр таш булып яткан үкенечләр,

тормышта очраган гаделсезлек, мәгънәсезлек күренешләренә бәя бирергә

тормыш чынбарлыгы туплаган тәҗрибә генә җитми, сорауларыма җавап

эзләп, акыллы фикерләр ялтыраган китап-журналларга, дини вәгазьләргә

мөрәҗәгать итәм. Ни гаҗәп – чагыштырып анализлый торгач, алар дөрес

юнәлеш табарга, күңел тынычлыгына ирешергә ярдәм итә.

Шуларның кайберләрен беркадәр үзебезнең халыкчан телгэ якынайтып

сезнең игътибарга да тәкъдим итеп карыйм әле. Бәлки кемгәдер файдасы

тияр. Җанына җылылык җитмәгәннәргә кояш эзләп көньякка чабасы түгел,

якыннарыңнын жылы мөнәсәбәтен тоеп, күңеленә нур кунар, яшәү мәгънәсе

миһербанлыкка, игелеккә корылса, унай энергияң артып торыр.

Фәридә Шакирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уйлану