Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык улы аяк астында?

Сүзсез калдым: халык җырчысының, бөтен татар халкы тарихында иң моңлы, иң талантлы шәхеснең каберенең бер өлеше юлга чыгып тора!

Сөекле җырчыбыз Әлфия апа Авзалова каберенә һәйкәл кую вакытында төшерелгән видеода нәфис сүз остасы, Татар­станның халык артисты Рәшит Сабировның чы­гышы интернетта шактый фикер алышу тудырды. Кемнәрдер Рәшит әфәндене зиратта кычкырып сөйләгән өчен тәнкыйтьләде, кемнәргәдер аның “Әлфия Авзалова исемен этләр генә йөри торган әллә кайдагы урамга бирде­ләр!” диюе ошамаган: “Нишләп алай кимсетәсез без яшәгән җирне, без этләр мени?” — дигәннәр. Ә бик күпләр кабер өстенә сын куюны дөрес эш түгел дип бәяләгәннәр.

Әлбәттә, Рәшит абыйның зиратта шаулавын хуплап булмый. Тик, ни әйтсәгез дә, сүзләрендә хаклык бар. Ярсудан, әрнүдән күтәрелгәндер тавышы. Дөрес әйтә бит: әлфия апа исемен Казанның зур урамына бирергә иде ди. Урам исемен үзгәртү зур чыгымнар сорый анысы. ә Эсперантоны Назарбаев исеменә алыштырганда акча каян табылган? Нурсолтан агай бирдеме икән? Мәшһүр кызларын олылый белми татар халкы дигән фикер әйтте Р.Сабиров. Шулай ук дөрес фикер. Сара Садыйкова, әлфия апа, Хәния, Мәгубә Сыртланова кебек кызларыбызга һәйкәлләр үзәк урамнарда торырга тиеш, ә кайда соң алар?

Ә зиратка сын кую дөрес түгел диючеләргә шуны әйтә алам: ялгышмасам, сын кую Әлфия апаның васыяте булган. Аннан, дусларым, бездә дө­рес булмаган әйберләр адым саен! Татар артистларының җәсадын алып чыкканда кул чабып тору дө­ресме? Каян йоктырдык әле без моны? Дөрес, чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, русларга ияреп алкышлап озатабыз мәрхүм артистларыбызны. Ә юып-пакьләп, кәфенләп куелган мәетнең йөзен ачып, көннәр буе меңнәрчә халыкка күрсәтеп тоту дөресме?

Илһам Шакиров дөньядан киткән көнне үзем көне буе елап йөрдем. Әйтерсең лә әтиемне кабаттан озаттым. “Мин бит, тере йолдыз сымак, балкып янар өчен озак Мәңгелеккә китеп барам”, — дип үзе җырлаган җыр астында китте асыл, олпат халык улы.

Ә беркөнне телефоныма бер танышым яза: “Татар зиратына Илһам абый каберен зыярәт кылырга килгән идем. Эзләп йөрисе булмады, капкадан керүгә үк куйганнар икән. Шаккаттым, аптырадым, еладым!” — дигән дә, фотолар җибәргән. Беренче фотодан берни аңламадым: ни-нәрсәгә шаккаткан икән бу дим. Академик Мирза Мәхмүтов янәшәсендә икән мәшһүр җырчыбыз Илһам абый кабере. Дө­рес, әлегә чардуган да, таш та куелмаган, туфрак бераз утырсын дияләрдер. Нәрсәсе аптыраш инде моның... Әмма, танышымның әллә ни сыйфатлы булмаган башка фотоларын карагач, сүзсез калдым: халык җырчысының, бөтен татар халкы тарихында иң моңлы, иң талантлы шәхеснең каберенең бер өлеше юлга чыгып тора! Академик янәшәсендә өчпочмаклы, кечкенә генә урын калган булса кирәк, менә шунда, юлга чыгарып булса да җирләгәннәр дә куйганнар Илһам абыебызны!

Беләм, бу урында юл ташы алыныр, юл башкача эшләнер, кабер тирәсе төзекләндерелер, чардуган да, таш та куелыр. Әмма Илһам абыйның бүгенге урыны күңелдә бик тә авыр тойгы калдыра торган, килешәсезме? Җыр­чыбызның авыру, олы яшьтә икәнлеге, иртәме-соңмы китәргә тиешлеге дә билгеле иде бит, киң­рәк, тынычрак урын табып куеп булмый идеме икән үзенә? Их, Илһам абый, газиз әнкәң, туганнарың янына, туган туфрагыңа — Яңа Бүләгеңә җирләсәләр болай да тар кабереңне бу кадәр үк кысрыклап куймаслар иде дидем.

Аңлашыла ки, җәмгыятьтә публика кешесе, халык җырчысы бакыйлыкка күчкәч тә халыкныкы булып калырга тиеш, аның туган ягының тын зиратында ятарга хакы юк дип кабул ителгән. Мәшһүрләребез үзләре дә каберләре юлы сукмагын үлән басмасын, ягъни кешеләр килсен дип телиләрдер. Ләкин бу дәрәҗәдә үк түгел бит инде. Халык улы дигәч тә халык аягы астына салырга идеме... Кичекмәстән, кабер тирәсен үзгәртеп кору эшенә тотынасы. Фестивальләр үткәреп, урамнар атап исемен мәңгеләштерергә өл­герербез, ә менә яткан урыны өчен рухы рәнҗемәсме дим.

Раушания ШӘЯХМӘТОВА.

Татарстан яшьләре

Фото:автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илһам шакиров