Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык җыены — килгән халык кына аз (+фоторепортаж)

4 февраль көнне кич белән район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында халыкка хезмәт күрсәтә торган барлык оешма җитәкчеләре белән Түнтәр авылында халык җыены булачак, дигән хәбәр алу белән юлга чыктык.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, район Пенсия фонды, район үзәк хастаханә, район эчке эшләр бүлеге, район мәгариф идарәсе, район мәдәният бүлеге, авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район милек һәм җир мәсьәләләре палатасы, район төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалык буенча бүлек җитәкчеләре залга кереп урын алгач, килә торган халыкка урын калырмы, дип шикләнгән идек, борчылулар юкка булды. 164 хужалыгы булган, 554 кеше яшәгән авылда җыенда күп булса, 50 кеше катнашкандыр.

Менә дигән итеп ремонтланган урта мәктәбе, балалар бакчасы, Президент программасы буенча сафка баскан өр-яӊа мәдәният йорты булган авыл халкы район җитәкчелегеннән инде сорар әйбер калмады, җыелышка барып тормасаӊ да була, дип уйлагандыр. Ә бәлки халыкка җыен турында әйтү дә җитмәгәндер?! Ничек кенә булмасын, килергә мөмкинлек тапкан кешеләрнеӊ вакытлары заяга узмагандыр.

Беренчедән, авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов конкрет саннарга таянып, матур гына чыгыш ясады, район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ доклады белән 2018 елда районда эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр һәм бу елда торган бурычлар белән таныштырды. Соӊыннан бирелгән сораулар да мәсьәләгә урында ачыклык кертергә мөмкинлек тудырды.

Икенчедән, авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концертны барлык кеше чын күӊелдән бирелеп карады. Бигрәк тә «Аулак өй» күренешләре, тылда сугыш елларына багышланган сәхнәләштерелгән нәфис сүз яӊгыравы беркемне дә битараф калдырмады. Кызганыч, күпләр бу күренешләрне күрми калды.

Ничек кенә булмасын, мондый җыеннар үткәрү кирәкле эш. Бары урыннарда аны оештыруга җваплырак карау сорала.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыены