Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкка әйбәт булсын дип тырышучы эшмәкәрләр бармы бездә?

“Нур” кибете янында яхшы иттереп баскыч ясап куйдылар, сәламәтлекләре чикле иптәшләр һәм арбада бала йөртүчеләр өчен дә уңайлылыгы булдырылды.

Әлеге эш Балтач шәһәр җирлеге инициативасы белән башкарылды. Ә инде эшләвен “Энергетик” ширкәте егетләре җиренә җиткереп башкарды. Чыннан да, бик матур килеп чыкты, сыйфатлы да күренә. Кадерен генә белик. Әлеге ширкәтнең җитәкчесе Радик Закиров мәгълүм шәхес, танылган эшмәкәр. Игелекле эш-гамәлләре белән дә хөрмәткә лаек кеше. Инде менә ничә еллар Балтач бистәсе зиратының бер өлешенә иганәчелек итә.

Зиратның үзәк капкасын, Нариман урамы ягындагы, тагын “Поле Чудес”ка төшә торган юл өстендә калучы капкаларны нәкъ менә ул эшләттән. Өске яктагы тротуарга төшү юлына да баскычны ул куйдырткан, үзендә эшләүчеләргә буяттырып та куйган. Халыкка әйбәт һәм уңайлы булсын дип тырыша эшмәкәр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәр