Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыклар бердәмлеге – Балтачның горурлыгы

Узган шимбә Чепья авылында удмурт халкының борынгыдан килгән милли бәйрәмнәренең берсе Гырон быдтон елдагыча югары дәрәҗәдә гөрләде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин килгән иде. Ул районыбызда милләтләрнең үзара дус, тату яшәвен билгеләп узды. Рамил Рашитович ассызыклаганча, халыклар бердәмлеге – безнең районның горурлыгы. Ул удмуртларны язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәме белән котлады, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Быел әләмнәрне күтәрү бәхетенә «Труд» җәмгыяте механизаторы Юрий Григорьев һәм «Дуслык» җәмгыяте савымчысы Анна Федотова лаек булдылар.

Чарада шулай ук респуб-ликаның «Кенеш» удмурт милли-мәдәни оешмасы җитәк-чесе Андрей Сергеевич Герасимов та катнашты. Ул да буш кул белән килмәгән иде. Удмуртларны бәйрәмнәре белән котлап, ул шулай ук Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм күптән күрешмәгән дусларга, сыйныфташларга, авылдашларга очрашырга менә дигән сәбәп булды. Гырон быдтонда синең милләт буенча кем булуың мөһим түгел – удмуртмы, татармы, маримы яки русмы – биредә бар да бергә, бар да бердәм.

Гырон быдтонның программасы бай һәм кызыклы иде. Балалар һәм зурлар өчен ярышлар аерым үткәрелде. Бәйрәмнең иң көтелгән вакыйгасы булып «Дуңгыз баласын тот» уены булып чыкты. Балалар арасында Тагашурдан Тимур Конькин, ә зурлардан Пор-Көтәштән Трофимовлар җиңүче булып танылды.

Җирле үзешчән артистлардан тыш, сәхнәдә Ижаудан килгән  удмурт эстрадасы йолдызлары Алена Тимерханова, Иван Котельников, Андрей Корнилов һәм әле 10 яше дә тулмаган Егор Маштаков та чыгыш ясады.

Ел саен бәйрәмне гармунчылар парады бизи. Быел да әлеге күркәм вакыйгада төрле авыллардан 8 гармунчы катнашты, алар арасында бердәнбер хатын-кыз гармунчы – Чепьядан Евгения Михайлова да бар иде.

Гырон быдтон бәйрәме район халкының гына түгел, Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Татарстанның төрле почмакларыннан килгән кунакларның күңелләрендә дә матур вакыйга булып әле озак сакланыр.

Наталья Жукова

Динә Йосыпова тәрҗемәсе

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гырон быдтон Гырон быдтон 2021