Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиев 10нчы дистәне ваклады

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевныӊ туган көне. "Халыклар дуслыгы" музееныӊ алыштыргысыз җитәкчесе, СССРның халык мәгәрифе отличнигы, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе Гарифҗан Галиевне белмәгәннәр сирәктер.

Аныӊ тарафыннан оештырылган музей дөньяның төрле почмакларыннан елына 15 меңнән артык кеше кабул иткән. Төрле чорда монда 26 чит илдән кунаклар булган, экспонатлар белән танышканнар. Биредә 22 меңнән артык экспонат исәпләнә. 38 телдә язылган истәлекләр китабы гына да 13 томнан тора! Музейда 10 зал бар, шуның бер залы Бөек Ватан сугышына багышлана. Заманында Гарифҗан абый үзендә сугыштан алып кайткан 133 ядъкәр дә биредә урын алган. Гарифҗан ага - гаять данлыклы шәхес, туган авылы Каенсарда үз көче белән, сугыш каһарманнарына һәйкәл куйдырган кеше ул.

Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев туган көнен эш урында, музейда каршы алды. Аны район җитәкчелеге, укучылар зурлар котладылар, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган көн