Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатирәләр... Иң хәтердә калганы ниндие дисезме?

Сабантуйлар җитә башласа күңел үзгә бер җилкенә. Аның сәбабе дә бик гади:нәкъ шушы көнне ерактан кайткан туган-тумачалар төп нигезгә җыйнала, сыйныфташлар бер-берсе белән очраша һәм иң кадерле хатирәләрне күңелдә яңарта башлыйсың...

Хатирәләр димәктән, аларның ниндиләре генә юк-шатлыктан елмаеп куя торганнары да, йөрәкне әчеттереп күзгә яшь бәреп чыгара торганнары да... Ә иң хәтергә уелып калганы, әти-әнием туган, минем балачагым гөрләп үскән Көшкәтбаш авылы белән бәйле. Әлеге авылдан чыкканнарны яратып “шалканлылар” диләр! Элек-электән шалкан басулары булган биредә. Әнә шул исем авылга кунакка кайтканнарга да ябыша иде, бүгенге көнгә хәтле һәр Көшкәтбашлыны озата йөри ул “шалкан” кушаматы! Оялып түгел, чын итеп, горурланып йөртәсең ул икенче исемне, ни дисәң дә, балачак шушында үткән! Беләсезме, менә шул балачакның иң тәмле мизгеле-әрәпә, Сабантуй вакытлары бит! 1-2 көн кала “әрәпә” сабантуй үткәрелә биредә. Әлеге җыенга бабам Нурислам бик хасиятләп әзерләнә иде... Ни өчен “иде” , кадерлебезнең арабыздан киткәненә дә 4 ай булып килә, мәңге яшәү чыганагы, көчле рухлы, һәркемгә ярдәм итәргә торган якын кешебезнең арабыздан китүенә әле дә ышанасы килми. Хатирәләр шунысы белән якын да, шул ук вакытта йомылып җитмәгән яраны саркыта да. Әле дә булса ул һаман шул минем балачагымдагы кебек җәт-җәт кенә атлап чыгар да, мәш китереп ишегалларын себереп куяр. Чирәм белән капланган урыннарга исә су сиптереп куяр да,шул ук вакытта аяк астында буталанып, эш кырып йөргән мин -сабыйга, әрәпәгә чыгасы атны бизәү алымнарын күрсәтер сыман... Быел бабам синсез Сабантуйлар да, бәйрәм төсен ала алмас. Ничек кенә булмасын, әбием белән чын тормыш җырын көйләп, балаларыңа, без оныкларыңа да үрнәк кеше идең син...

Хәзерге вакытбелән чагыштырам, 25 ел гомер арасында шактый үзгәреш. Бүгенге көндә үтүче әрәпә белән ул вакыттагы җыенның аермасы да бик зур. Ни сәбапледер,бүгенге көндә зур авылларда, кечкенә авылларда да миллилек чигенә бара. Үртәлүдән читенсенәләрме, әллә соң хаман да шул "заман“" үзгәреше араларны бутыймы?! Артык еракта калмаса да, шул бәхетле балачак әрәпәләренә эләктек без дә, шөкер! Иң кызыгы-бизәлгән атларга утырып йөрү иде бит. Бала-чага алдан чабу дигән нәрсә юк, абый-апалар, авыл яшьләре, яшүсмерләр матур итеп яулыкларын чөеп бәйләп, егетләр түбәтәйләрдән, камзуллар киеп тальян гармуннарны тартып кыңгыраулы атларны җигеп чыгар иде. Менә шунда башлана чын бәйрәм! Авыл балалары, инде алар белән бер рәткә кереп беткән без-“кала кызлары”(районнан кайткан кунак кыз-малайларын шулай дип йөртәләр) җыйнаулашып өергә кушылабыз. Бар көчкә әрәпәне кычкырасың, шуңа өстәп сиңа: йомырка, кәнфит башка тәм-том өләшәләр. Кем йомырка чиләгенә тотынып йөри, шул балалар арасында “главные” да әле! Капка төбенә кереп килгән бер генә бала-чаганы да күчтәнәчсез чыгармыйлар бездә. Шулвакыт абый-апалар гөрләтеп гармун тарта, капка төбенә чыккан һәркемне күңелле бер багланыш бәйләп ала! Ул вакытта машиналар юк, үткән-сүткән кеше тукталып кул чаба, тузан туздырып, рәхәтләнеп табаннардан ут чыгарып биеп тә ала! Менә шуннан соң барлык әрәпәчеләр дә, килеп кушылучылар дарәхмәтләрне әйтеп бәйрәмгә чакырып кала!

Әрәпәләр күптән түгел генә авылга яшь килен булып төшкәннәрне дә чын бәйрәм күрке итә! Чөнки яшь килен кулы белән чигелгән куъяулыклар бәйрәмгә бизәлгән ат дугасына бәйләп куела, сөлгеләре исә сабантуй батырына яки ат ярышында беренче килүчегә тапшырыла. Андый бүләк элек-электән иң кыйммәтлесе булып саналган. Иртәгә Сабантуй дигән көн авыл кешесе өчен аеруча да җитди көн! Әбиләр-апалар бәлеш куя, ир-атлар якын-тирә территорияне ялт итеп тәртипли, яшь сылулар идәннәрен ялтырата, ә бала-чага кием үтүкләтә, түфлиен әзерли, симәнкесен куырта, ел буе җыелган тиен акчаларын кулъяулыкларга җыеп куя. Истәлекләр, хатирәләр кабаттан үзенең өеренә алып керә шул. Бездәге шикелле, “шалканлылар әрәпәсе” кебек җыеннар сакландымы икән әле башкаларда да?! Әлбәттә, барын да язып бетерп булмый ул мизгелләрнең, ләкин балачак әрәпәсе хәтергә мәңге уелып калды шул.

 

Зилә Ильязова
Балтач-Көшкәтбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй