Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кызлар вафат ирләре акчасына яшәячәк

Русиядә ирләр хәтта үлгәннән соң да хатыннарын үз акчаларына асраячак.

FinExpertiza компаниясе экспертлары, русиялеләрдә пенсия түләүләре дефицитының сәбәпләрен анализлап, әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Аналитиклар, Русиянең 85 төбәгенең 73ендә хатын-кызларга лаеклы ялга чыкканнан соң Пенсия фондына күчергән акчалары җитмәячәк, дип белдерә. Бу аларның ир-атлардан алданрак пенсиягә чыгуы, озаграк яшәве белән бәйле. Шул рәвешчә, властьларга бу дефицитны каплау өчен ир-атларның "файдаланылмаган" пенсия күчерүләрен файдаланудан башка чара юк.

"Ахыр чиктә, ирләр үлгәннән соң хатыннарын асрап тотуын дәвам итәчәк", - ди белгечләр. Аналитиклар исәпләп чыгарганча, Русиядә бер пенсионер хатын якынча 3,83 миллион сум акча ала. Бу Пенсия фондына күчергән акчадан 175 мең сумга артыграк.

Декабрь башында FinExpertiza ирләрнең пенсиягә чыкканнан соң гомер озынлыгы 7,5 ел тәшкил итүен, шул ук вакытта хатын-кызлар пенсиядә уртача 22,6 ел, ягъни якынча өч тапкыр озаграк яшәвен ачыклаган, дип яза Кызыл таң.

Автор: Резеда Галикәева

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия акча