Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбир Иштирәков Навальныйның сүзләрен кискен тәнкыйтьләде

Кичә оппозицион блогер Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы мәсхәрәләгән, аны «холуй» дип атаган.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). ТР ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков оппозиционер Алексей Навальный мәсхәрәләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы яклады.

"Теләсә кайсы кеше, шул исәптән Алексей Навальный да, төрле сәбәпләр буенча үз фикерен әйтергә хокуклы. Төрле темага чыгыш ясарга була, хакимиятне тәнкыйтьләргә, кешеләрне дә тәнкыйтьләргә мөмкин, әмма безнең өчен изге кешеләр категориясе - сугыш ветераннары. Миллионлаган кеше үз тормышларын безнең ил өчен салды, үз фикере булган кешене, бигрәк тә сугышта катнашучыны тәнкыйтьләү — ул кощунлык», — дип ассызыклады.

Ул мондый сүзләр Бөек Ватан сугышы ветеранына мораль зыян китерергә мөмкин, дип өстәде.

«Әмма кешеләрнең авызларын яптырырга ярамый, шул исәптән Навальныйныкын да. Тик моны ут һәм су үткән һәм исән калган кешеләргә карата да эшләргә ярамый. Мондый сүзләр белән аларны үтерергә телиләр, ә моны эшләргә ярамый», — дип йомгаклады Хәбир Иштирәков.

Элегрәк Алексей Навальный, Россия Russia Today Халыкара мәгълүмат каналында урнаштырган ролигында,  танылган кешеләрнең Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирүне хупллап чыгыш ясаучыларны «сатылган холуйлар» һәм «хыянәтчеләр» дип атады.

Әлеге акциядә шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменко чыгыш ясады. Оппозицион блогер Навальный аны хыянәтче дип атаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Навальный Иштиряков