Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбриевлар төп нигез җылысын саклап яши

Һәр авыл изге күңелле, эшчән халкы, бай тарихы белән аерылып тора. Авылны яшәтүче, киләчәген булдыручылар - алар яшь буын, яшь гаиләләр.

Югары Субаш авылында күпчелеге өлкән буын кешеләре булса да, яшь гаиләләр дә аз түгел. Ата-ана белән  бергә нигезне саклап яшәүче яшь буынның булуы күңелне сөендерә.
Шундыйларның берсе – Хәбриевлар гаиләсе. Раушан тормыш иптәше  Алия белән 3 батыр ул тәрбияли. Гаилә башлыгы  фермерчылык (КФХ) белән шөгыльләнә, Алия Урта Көшкәт авылында фельдшер булып эшли. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә.
– Авылда берең генә эшләп булмый, әгәрдә янәшәңдә терәк булмаса, бик кыен. Шуңа күрә бердәм булып , әни белән киңәшләшеп, барлык эшләрне дә аның ярдәме белән эшлибез, – ди Алия.

erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь гаиләләр

erid: 2VtzqwTSgT9