Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хезмәт» десанты – Көшкәтбашта

“Хезмәт десанты” дигән проектыбызны күпләр хәтерлидер. Чираттагысы Көшкәтбашта. Үзенең яшәеше, тырыш һәм шул ук вакытта үҗәт (яхшы мәгънәдә) халкы, гүзәл табигате белән еракларга дан тоткан авылда булып, рәхәтләнеп аралашып кайттык. Бик сагындырган икән мондый аралашулар.

Хөрмәтле укучыларыбыз, берничә ел элек матур башлангыч алган “Хезмәт десанты” дигән проектыбызны күпләр хәтерлидер. Һәр авылга барып җитү, аларның яшәеше, көнкүреше, проблемалары белән танышу, укучыларыбызны да алар белән таныштыру максатында дөнья күргән язмалар халык тарафыннан җылы кабул ителде. Бераз тукталыш ясап торганнан соң (бертөрлелектән качу өчен бәлки ул кирәк тә булгандыр) без әлеге эшебезне дәвам итәргә булдык. Шулай итеп, «Хезмәт» десанты – Көшкәтбашта. Үзенең яшәеше, тырыш һәм шул ук вакытта үҗәт (яхшы мәгънәдә) халкы, гүзәл табигате белән еракларга дан тоткан авылда булып, рәхәтләнеп аралашып кайттык. Бик сагындырган икән мондый аралашулар.

КӨШКӘТБАШ ГЕЛ ШАТ
Кечкенә генә авыл булса да, эче төш кенә. Чисталык, тәртип, зәвык күзгә ташланган беренче сыйфатлар. Халкы ачык, эшкә оста, сүзгә дә кесәгә керми. Авыл өчен җан атып яшәүче, аны танытуда бәяләп бетергесез хезмәт башкаручылар да шактый. Социаль челтәрдә үз төркемнәрен булдырып, аны көндәлек авыл тормышы, аның халкы турында җылы язмалар, ирешелгән уңышлар турында  яңалыклар белән баетып баралар. Һәм әйтергә кирәк, район авыллары арасында аларга әле тиңдәш юк. Лилия Гарифуллина җитәкчелегендәге кызлар төп хезмәтләреннән тыш, авылның мең мәшәкатьле тормышына яңа сулыш өреп, авылдашларын җылы язмалар, кызыклы видеолар белән сөендерәләр. Исеме дә ничек матур яңгырый бит – “ШАТ-Көшкәтбаш”.

КИЛӘЧӘК – БАЛАЛАР КУЛЫНДА
Десант белән кайсы гына авылга барсак та, балалар бакчасы, мәктәпкә кермичә калмыйбыз. Хәзерге заманда  авылның иң зур күрсәткече ул, миңа калса. Ә бу  исәптән көшкәтбашлыларның мактанырлыклары бар. Бүгенге көндә башлангыч мәктәптә 13 бала укыса, балалар бакчасында  18 сабый тәрбияләнә. Ике бинада да ремонт ясалган, хәзерге көн таләпләренә туры килә. Комплекс белән Кәүсәрия Төхвәтуллина җитәкчелек итә. Заманында шаулап торган мәктәп башта тугызеллыкка, аннан башлангычка калдырыла.

– Ул чакта 80гә якын балабыз бар иде. Югары сыйныф укучылары Түнтәргә киткәч тә, башлангычта 33 бала калды. Әле берничә ел укучылар саны кимемәде, – ди ул чактагы мәктәп директоры, бүген инде Түнтәр мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре һәм физик культура укытучысы Рияз Гарифуллин.

Ул елларда аның тырышлыгы белән мәктәпнең иске бинасына капиталь ремонт ясала, мәктәпкә янкорма төзелә. Укучыларга киенү-чишенү бүлмәсе, ә иң мөһиме, укытучылар өчен аерым кабинет, туалетлар эшләнә.

Элек-электән укытучылар коллективы бердәм һәм дус булды, бу исә уңышларыбызның иң зур күрсәткече, ди мөгаллимнәр. Бүгенге коллектив та бердәм булып эшли. Гөлнара Рәхматуллина белән Фирдания Гыйниятуллина икесе дә Шалкан кызлары, директорның уң куллары. Мәктәптә уза торган бөтен чаралар аларның зур тырышлыгы, бай фантазиясе белән уза. Алар һәр баланың сәләтен ачып, мөмкинлекләрен үстереп, үз эшләрен яратып эшләүчеләр. Карадуган кызы Илсия Бәдретдинованың Көшкәтбашка килеп укытучы булып эшли башлаганына да 31 ел булган инде. Җыр укытучысы Габделхәй Нәкыйпов та коллективның алыштыргысыз мөгаллиме.

Клуб аша гына урнашкан балалар бакчасының да гөрләп эшләгән мәле. 2013 елда райпо кибетенә капиталь ремонт ясалып, балалар бакчасы шунда күчерелә. Бакчада ике төркем эшли. Тәрбиячеләр Халидә Корбангалиева, Чулпан Гыйләҗетдинова, Гөлфия

Гарифуллиналар үз эшләренең чын осталары.
Коллективның ирешкән уңышлары да шактый: мәктәп укучылары “Экояз” конкурсында, фән олимпиадаларында, мәдәни конкурсларда район һәм республика югарылыгында җиңүгә ирешсәләр,  бакча балалары да алардан калышмый.

– Безнең иң зур булышчыларыбыз – әти-әниләребез, газета битләрендә аларга рәхмәт сүзләре язсагыз яхшы булыр иде. Менә күптән түгел Фаил Фазылҗанов җитәкчелегендә әтиләребез спорт мәйданчыгын коймалап алды. Авылдаш егетебез Рөстәм Фәттахов та даими ярдәм итеп тора, гәрчә әле үзенең балалары булмаса да. Эшмәкәрләр Мәлик Гобәйдуллин, Самат Рәхимҗановлар да иганәчелек ярдәмен мулдан күрсәтәләр. Авыл өлкәннәре 1 сентябрь, Гает һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә балаларны күчтәнәчләр белән сөендерә, – ди мөдир Кәүсәрия Төхвәтуллина.

ШАЛКАННЫ ТАНЫТКАН ЕГЕТ-КЫЗЛАР
Хәтерләсәгез, газетабыз битләрендә Мәскәүдә яшәүче Көшкәтбаш егете, подполковник, рәссам, Фаяз Сафинның авылның матур җирләрен фотога төшереп алып китеп, шулардан бик матур картиналар иҗат итүе, аларны мәктәпкә бүләк итү турында хәбәр иткән идек.
Шунысын әйтергә кирәк, «Мой любимый край-Яраткан туган ягым» сериясендәге әлеге картиналар һәркемнең күңелен әсир итәрлек. Быел исә Фаяз әфәнде картиналарын мәдәният йортына да бүләк итеп алып кайткан.

Лилия Гарифуллина да Көшкәтбашны таныткан күпләрнең берсе. Аның Фәрит Хатыйпов көенә язылган “Мәңге яшә, Көшкәтбашым!” җыры бүген авылның гимны дияргә кирәк. Лилиянең туган авылы, авылдашлары хакындагы җылы язмалары район һәм республика матбугатларында даими басылып килә.Үзе укытучы, җырчы, нәфис сүз остасы, оста каләм тирбәтүче Лилия бүгенге көндә авылның тарихын барлап, аны китап итеп бастыру хыяллары белән яши. Димәк, бик тиздән Көшкәтбашның үз китабы да булачак.

Авылның талантлы яшьләре турында аерым язасы килә. “Чәк-чәк шоу”да алып баручы буларак шомарган, татар фильмнарында төшеп, шактый гына тәҗрибә туплаган Ильяс Шаһиев, күпкырлы талант иясе Назлыгөл Нәкыйпова, шигъри җанлы Зөһрә Рамазанова, Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемендәге хәрби югары һава-десант командирлар училищесында белем алып, хәрби исемен горур йөртүче Илсаф Нуриев та Көшкәтбашның данын еракларга таныткан егет-кызлар.

Фото: автор
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт десанты